Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ИМИНИЯТ ИМИНЛЕК ТЕЛИ

Быел, илебездә дәүләт иминияте оештырылуга 91 ел тула.

Росгосстрах иминият җәмгыяте, аның бер звеносын тәшкил итүче безнең Саба агентлыгы коллективы, дәүләт страхованиесенең тулы хо­куклы варисы булганлыктан, без әлеге датаны үзебезнең имини­ят җәмгыятенең туган көне яки оешкан көне дип таныйбыз һәм һәр елны әлеге датаны һөнәри бәйрәмебез буларак билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм алдыннан Росгосстрах иминият җәмгыятенең Саба агентлыгы коллективы чын мәгънәсендә рухи хезмәт күтәренкелеге бе­лән яшәде һәм 9 айлык хезмәт бурычларын 15 сентябрьгә намус белән башкарып, Республика күлә­мендә яңадан үзенең удар хезмәт коллективы булуын раслады.

50дән артык хезмәткәрне берләштергән коллективыбыз районыбызда физик һәм юридик затларга заман таләпләре югарылыгында игелекле иминият хезмәте күрсәтә. Һәр иминиятләнүчегә аңа уңайлы шартларда гадел, югары культуралы һәм оператив иминият хезмәте күрсәтү бүген дә безнең төп кыйблабыз, хезмәтебезнең асыл мәгънәсе булып кала.

Коллективта һәркем үз эшен белеп, үз бурычларын тирәнтен аңлап, намус белән эшли, шуңа да эшебез һәрчак тыгыз, киеренке һәм хезмәтебез нәтиҗәләре куанычлы. Портфелебездә бүгенге көндә 15 меңнән артык гамәлдәге килешүләребез бар һәм әлеге килешүләр буенча страховательләр алдында 6 миллиард сумлык иминият җаваплылыгы алдык. Сүз дә юк, бу бик җитди бурыч. Шуңа да коллективта хезмәт җи­тештерүчәнлеген күтәрүгә зур игътибар бирәбез. 9 айлык хезмәт нәтиҗәләре буенча алдагы ел белән чагыштырганда хезмәт җитештерүчәнлеген 25 процентка күтәрүгә ирештек.

Үзебезнең стра­хо­ва­тель­ләребез алдындагы иминият җаваплылыгын вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару - безнең төп вазыйфабыз. Страховой очраклар өчен түләүләр, бездә «Росгосстрах» ими­ният җәмгыятенең тулы бер челтәре буенча бердәм системада башкарылуын ассызыклап узасым килә. Агымдагы елның 9 аенда безгә 561 зыян күрүче мөрәҗәгать итте, шуларның 387се автотранспорт, 174е ка­ралты-курага, җил-давыл, су басу, янгын нәтиҗәсендә һәм башка төрле бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә килгән зыян буенча. Әлеге страховой очрак­лар буенча клиентларга барлыгы 9,1 миллион сум күләмендә страховой түләнде.

«Росгосстрах» иминият җәмгыяте Рәсәй иминият индустриясенең нигезен, асылын тәшкил итә, бу бәхәссез. Бердәм иминият челтәре булдыру, оешканлыгы, куәте, ышанычлылыгы, тотрык­лылыгы ягыннан да «Росгосстрах»ка тиңнәр юк. Ә моның нигезендә, әлбәттә, Росгосстрахның алыштыргысыз, тәҗри­бә­ле кадрларга ия булуы ята. Үзебезнең коллективта да хезмәтнең ахыр нәтиҗәләре кеше факторына, кадрларга барып тоташа. Әлбәттә, коллективта табигый процесс һәрдаим бара, кемнәрдер лаеклы ялга китә, алар урынына яшьләр килә. Яшьләр белән максатчан эшлибез, укытабыз, өйрәтәбез, остазлар беркетәбез, аларның хезмәтен һәрчак игътибар үзәгендә тотабыз. Агентларыбызның бүген 90 проценты 3нче һәм 4нче категориягә ия. Бу Респуб­ликада югары күрсәткеч. 42 ел рәттән Шәмәрдән бистәсендә страховой агент булып эшләп, үзенең намуслы хезмәте өчен "Госстрах ветераны" медале белән бүләкләнгән Раиса Закирова, районның иң алдынгы страховой агенты исеменә лаек булган Рәсимә Гәрәева (Байлар Сабасы), 36 ел коллективта намус белән эшләүче офис менеджеры Фирдия Исламова һәм башка бик күпләр безнең коллективның горурлыгы, әйдәп баручылары. Аларның матур хезмәт үрнәкләренә, әлбәттә башкалар да битараф кала алмый.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Иксанова,

"Росгосстрах" иминият җәмгыятенең Саба агентлыгы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X