Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ИСКЕ КАЗАНГА СӘЯХӘТ

Ветераннар һәм ин­ва­лидларның шәһәр җирлеге башлангыч оешмалары каршында оешкан Өлкәннәр клубына йөрүчеләрнең соравы буенча, шушы көннәрдә Иске Казанга сәяхәт оештырылды.

Иске Казанның Биектау районы Камай авылында урнашканын күпләребез белми иде әле. Шулай итеп әби-бабаларыбызның иң беренче кайда нигез корганнарын күреп кайту мөмкинлеге туды. Камайда зур гына музей бар. Элекке кардәшләребезнең ничек итеп чүлмәк ясауларын, җитен эшкәртеп сугу җайланмаларын, эш коралларын, киемнәрен, хәтта сугышта капканы җимереп керер өчен хәзерләнгән бүрәнәләргә кадәр күреп шаккаттык. Шул чор акчаларын, бизәнү әйберләрен һәм казылып алынган башка табылдыклар турында әйтеп тә тормыйм. Болар барысы да безне борынгы тарихыбызга, шул чордагы вакыйгаларга "кайтарды". Әйе, ата-бабаларыбыз урынны белеп сайлаганнар, Камай искиткеч гүзәл җирдә урнашкан. Изге чишмәләре дә бар. Кешеләр аның суын эчеп сихәтләнәләр икән, килеп дога кылучылар да бар. Кызганычка каршы, хәзер Камайда мәктәпләр бетерелгән, балаларны машина белән читкә алып барып укыталар.

Сәяхәтебез Арча музеенда дәвам итте. Анда безгә иң ошаганы - кү­бә­ләкләр коллекциясе булды. Нинди генә күбәләкләр юк икән җир йөзендә, әллә барысын да бирегә җыйганнар, диярсең! Кыскасы, бу табигать могҗизасына таң калып, Камайда алган тәэсирләр белән уртаклаша-уртаклаша кайтыр юлга кузгалдык. Бу сәяхәтне оештырып өлкәннәрнең күңелен күргән барлык кешеләргә, Саба муниципаль районы аппарат җитәкчесе Расих Хәсән улы Сабировка ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фәния Шәмсетдинова,

Саба шәһәр җирлеге ветераннар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X