Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белик

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән район хакимияте ярдәме белән тиздән Сабаның хәтер китабы дөнья күрәчәк.

Китапка мәгълүматлар туплау белән талантлы, тәҗрибәле тарихчылар, ветеран укытучылар Хәйдар Хисанов, Рәйсә Сираҗиева һәм Равил Гомәров шөгыльләнә. Бу хезмәт күпме көч, сабырлык, түземлек таләп иткәнен чамалавы кыен түгелдер. Тарихчылар сугышта катнашкан һәр якташыбыз турында бөртекләп диярлек мәгълүмат туплый. Авыл җирлеге советы биргән исемлек белән һәр сугышчыны барлый башлагач, төгәлсезлекләр күп булуы ачыклана. Тарихчыларыбызга фронтовикларның туганнары белән элемтәгә дә керергә туры килә. Әмма аларның күбесе ярдәмгә килми, мәгълүматларны вакытында бирми. Хәтта араларында: "Үлгән - беткән, нәрсәгә ул", - дигәннәре дә очрый икән. Ата-бабаларыбызга Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел карата нинди битарафлык бит бу! "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - дип юкка әйтмиләр. Ветераннарыбызның саны елдан ел сирәгәя бара. Аларның исемлеген туплап, китапта мәңгеләштерсәк, киләчәк буыннар өчен олы хәзинә калыр иде. Алданрак чыкканыннан аермалы буларак, яңа китапта сугышчының фотосы, кайда сугышканы, нинди бүләкләр алганы, гаиләсе турында да мәгълүмат бирелә.

Бик изге эш башкаралар тарихчылар. Китапны кулга алгач, моның шулай булуына тагын бер тапкыр инанырбыз әле.

Фәния Шәмсетдинова,

Саба ветераннар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев