Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

КАНИКУЛ КӨННӘРЕНДӘ – МӘЧЕТТӘ

Кышкы каникул көннәрендә Саба җәмигъ мәчетендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Чын мөселманча килешле итеп киенгән ханымнар балалары һәм оныклары белән гыйбадәт йортына килделәр. Иң элек дога укып, Милади календаре буенча килгән Яңа ел тәбрикләвен ирештердек.

Балаларга аңлаешлы тел белән Аллаһ Тәгаләнең Исем-сыйфатлары турында сөйләдек. Пәйгамбәребез иңдерелгән Коръәннең асылы турында хаҗия Рәфидә Галиуллина үтемле мәгълүмат бирде. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, гомумән, биредә һәркем күңеленә тынычлык алырга, иманын ныгытырга омтылды. Мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә укучы абыйлы-сеңелле Камоловлар Коръәннән озын сүрәләр укып, һәркемдә соклану хисләре уяттылар. Башка балалар да яттан сүрәләр укып, Мөхәммәд с.г.в. тормышыннан үрнәк мисаллар китерделәр. Балаларга өлкәннәр дә кушылды: Коръән сүрәләре яңгырады, мөнәҗәтләр көйләнде. Бәйрәм күңелле әңгәмә белән чәй табыны артында дәвам итте. Барыбызның да иманыбыз ныгып, күңелләребез күтәрелеп, яңа изге эшләргә рухланып өйләргә таралыштык.

Затия Галимҗанова,

мөгаллимә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев