Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

КИЛӘЧӘК – ЯШЬЛӘР КУЛЫНДА

Безнең улыбыз Динар Сабиров Саба аграр көллиятендә белем ала. Быелгы җәйге практикасын аңа "Сабагро" җәмгыятендә узарга туры килде.

Анда ул эшкә бик теләп барды, коллективның дус, тату, бердәм булуын сокланып кайтып сөйли иде. "Мин бу җәмгыятьтә эшләгәндә бик күп шәһәрләрдә булдым, зур-зур чит ил тракторларына техник карау узарга өйрәндем, минем киләчәгем өчен бу бик кирәк булачак" -ди Динар. Улыбызның тырыш хезмәте җитәкчелек тарафыннан игътибарсыз калмады. Быелгы Белем бәйрәмендә аңа кыйммәтле сертификат, Рәхмәт хаты тапшырылды. Улыбызның бу уңышына гаиләбез белән бик сөендек. "Сабагро" җәмгыяте директоры Фәрит Нигъмәтҗановка, аграр көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовка Динарның тырышлыгын шулай күреп, тиешенчә бәяләгәннәре өчен тагын да хөрмәтебез артты. Яшьләрне шулай үсендереп, кирәк вакытта ярдәм күрсәтеп яшәсәк, киләчәктә уңай нәтиҗәсен күрербез.

Хәйретдиновлар гаиләсе.

Алан Елга авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев