Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Компьютер өйрәндек

Февраль-март айларында Шәмәрдән лицеенда пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү курслары үткәрделәр.

«Өченче буын университеты» дигән республика проект районыбызда социаль яклау идарәсе оештыруында мәгариф бүлеге белән берлектә уңышлы гамәлгә ашырылды диясе килә. Информатика укытучылары Алсу Галиәкбәрова һәмм Марина Сармаева безне замана техникасына өйрәтү өчен зур тырышлык куйдылар. Барысы ике төркемдә 15 пенсионер 72 сәгатьлек программа нигезендә компьютер "гыйлеме" алдык. Айга якын үзебезне мәктәп укучылары итеп тоеп лицейга килеп йөрү бушка китмәде. Хәзер компьютерда күп операцияләр башкара, төрле программалар белән эшли беләбез. Иң мөһиме, үзебезне җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тойдык һәм шуңа да «Өченче буын университеты» проектын кертүчеләргә рәхмәтлебез.

З.Михайлова.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X