Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кыйммәтле уенчылар

Мин телевизордан спорт тапшыруларын яратып карыйм. Бигрәк тә биатлонны, хоккейны калдырмаска тырышам.

Үзебезнең спортчылар уңышка ирешсә, сөенәм, ләкин командаларда чит ил­дән сатып алынганнар спортчылар булса, аларны кабул итә алмыйм. Беркөнне "Ирек мәйданы"нда француз футболчысы Янн Мвиланың 4,5 елга килешү белән "Рубин"га күчүе турында язганнар. Еллык хезмәт хакы 120 миллион сум икән. Аена 10 миллион сум дигән сүз. Бу кадәр акчага сыер савучы гомере буе эшләсә дә тиенә алмый. Туп артыннан йөгереп йөрүчегә түлиләр. Ике ел элек 20 миллион еврога сатып алынган Карлос Эдуардо исә "Фламинго"га күчә икән. "Рубин"га килгән­нән бирле гел больничныйда булган тагын үзе. Шундый "кыйммәтле" уенчылар тупланган команданың җанатары булудан күпләр ерак тора. Минемчә, коман­далар чит илдән сатып алынган спортчылардан тупланырга тиеш түгел. Минем бу шәхси фикерем, әмма моның белән күпләр ки­лешәдер дип уйлыйм. Миллионнарны чит спортчыларга таратканчы, гади хезмәт кешесенең пенсиясен күбрәк арттырсалар, хөкүмәткә бик күпләр рәхмәтле булыр иде. Аена 4-5 мең пенсиядән ут, су, газга түләгәч, ашарга-кие­нергә күпме кала соң? Икмәк бәяләре артмаячагы турында күп сөйләделәр, әмма төп ризыгыбыз кыйммәтләнде дә куйды. Башкасын әйткән дә юк. Гади халык очын-очка ялгаганда, намуссыз түрәләр мил­лиардларны үзләштерә.

Хәлил Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия футбол рубин Янн Мвила