Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Өлкәннәр дә сөенде

Кече Кибәче авылы клубы иске булуы сәбәпле, соңгы вакытта мәдәният хезмәте башлангыч мәктәп бинасында күрсәтелә.

Сүз дә юк, иске клуб белән чагыштырганда монда күпкә күңеллерәк, якты, җылы. Шулай да, көн саен майлы ботка туйдырган кебек, бильярд, теннис шахмат-шашка да ялыктыра. Яшьләрнең волейбол, футбол уйныйсылары килә. Мондый чакта алар Олы Кибәче мәктәбендәге спорт залына барып кайталар. Шулай да күңеллеләре үз авылларында да шундый мөмкинлекләр булуын тели. Һәм, ни әйтерсез, клуб проблемасы уңай хәл ителергә охшаган. Шушы мәсьәлә буенча Саба муниципаль районы, мәдәният бүлеге җитәкчеләре катнашында узган авыл җыенында безне Кече Кибәчедә спорт заллы мәдәни үзәк төзү күздә тотылуын әйтеп шатландырдылар. Моңа яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик сөенде. Мәдәният учагы авылның йөзе бит ул. Димәк, ул яши, киләчәге бар. Авылыбызда яшьләр күп үсеп килә, яңа туган сабыйлар да артып тора.

Җыеннан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур концерт куйдылар. Җырчыларны кабат-кабат сәхнәгә чакырып, рәхәтләнеп ял иттек.

Г.Нуретдинова.

Кече Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Derevnya