Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

МАЙ ПЕЧӘНЕ

Мал авызына май чирәме эләкмәсә - мал юньле булмый. (Халык сүзе). Шулай бер елны май уртасында, бөтен авыл халкын шаккаттырып, киттем мин май үләне чабарга.

Авылда минем бу кыланмышка бер генә битараф кеше дә калмагандыр: кем печәнне таптап әрәм итәсең, дип ачулана, кем бот чабып миннән көлә. Ә мин печән чабарга яратам: бер көндә бер трактор әзерли алам. Тик, белгәнегезчә, май аенда чирәм кыска әле, вак, шуңа күрә бер атна маташып тулар-тулмас бер трактор үлән чаптым. Азаплансам азапландым, әмма сәнәккә дә эләкмәс май үләнен киптереп, бөртекләп тырмалап җәймәгә җыйдым да печәнлеккә меңгереп урнаштырдым. Аның өстенә капчыклап алып кайтып бер трактор чамасы май кычытканы да тараттым.

Ул елны җәй печәнле булды, июнь аенда тагын биш трактор алан үләне чабып алдым. Күмәк хуҗалык бүлеп биргән процент печәне дә менеп урнашты сарай өстенә.

Чирәм тишелә генә башлаган җылы яз көннәрендә мал йонын коя, ашамый башлый. Шуңа күрә малларымны март аенда ук ял көннәрендә көтүгә чыгарам. Бу вакытта әле авызга алып чәйнәрлек үлән юк, әлбәттә. Тик максатым ул түгел. Чирәм иснәп, бер-берсе белән уйнак­лап чабышып кайткан малларымның аппетитлары яхшыра. Көтүдән малларым үземне тотып ашарлык булып кайталар, анда инде тагарагыңда салган салам катнаш фураж оны, печәнең дә калмый.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Илгизәр Фәһмиев.

Олыяз-Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев