Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Һәрьяктан камил Камил абый

1964-1965 елның кышы. Без, ”Сельхозтехника” район берләшмәсенең ашлама чыгару отряды шоферлары, “Авангард” колхозы (Олы Шыңар) басуларына торф-тирес кертәбез. Берзаман күз ачкысыз буран башланды да, атна буена сузылды. Эш тукталды, без тозакта калдык. Көннәрнең берендә “Т-150”лесе белән Камил абый Галимҗанов килеп җитте.

Безгә карап торды да, болай диде: “Син, Мәгъдәнур, машинаңны минем тракторга эләктерәсең,  башкалар  сиңа тага”.  Күз  алдына  китерегез: минем автомобильне зур егәрле “Т-150”  алга  өстери, ә 4 йөк машинасы артка тарта. Кабинада, кайчан машинам урталай  өзелер икән дип өзгәләнеп, Мәгъдәнур утыра. Алай да куркуым юкка булган икән. Камил абый оста механизатор булып чыкты,  кискен  ыргымнар  ясамады.

1965 елның җәе. Отряд белән  Явлаштау  авылында кунып эшлибез. Кичен  яшьләр уенына чыктык. Биергә чакырдылар. Без, авыл малайлары, лаптыр-лоптыр чабата көенә сикерәбез инде. Ә Камил абыйның “Яблочко”, “Чечетка” биеп, кешеләрнең исен китәреп  йөри торган  вакыты. Кичке  уеннардан,    концертлардан, үзебезнең тыпырдавыбыз өчен оялып, аның биюеннән җанга-тәнгә рәхәтлек  алып, ачкан авызыбызны ябарга онытып, “да, малай” дия-дия таралыша торган идек.

Шекше  авылында  эшләп  йөрибез. Инеш-елга  иңкүлегендәге торф ятмаларын җыйнаштырып, кырга ташыйбыз.  Шунда берсе, суда балык бар икән, дип ычкындырды. Шул  сүзләрдән  соң Камил абый ярны ишеп, балчык эттереп, инешне ярты   көн дигәндә буып та  куйды.  Бер атнада хәйран  су  җыелды. Берәүдән ятмә юнәтеп, су юлы  ачтык та, балык тотабыз, имеш. Шушы  хезмәтебез бер чабак тоту белән  төгәлләнде, “эксперимент” барып  чыкмады.   Тех­никаның бар серләрен  үзләштерсә дә, Камил абый терлекчелек тармагын  сай­лады. Югары белем  алып, авыл хуҗалыгының шәрәфле өлкәсендә осталыгын-көчен куеп  хезмәт итте. Ә 1997 елдан  алыр без  аны  итмәк  комбинаты директоры буларак белә  идек.  Эшләгән дәверендә авыллардагы 15 пекарня сыек  ягулыкка   күчерелде, Сабадагысына  газ кертелде.

Районыбыз спортына керткән хез­мәте дә искитмәле. Район үзәгендә беренче мәйданчык   корып Сабаның күп яшьләрен хоккей (“Тимерхан”  командасы)  уйнарга өйрәткән  кеше ул. Күнегүләргә 80нан  артык бала  йөри,  кызлар  да кимен  куймый. Элек  8 тапкыр  кубок откан  “Тимерхан”да  уйнаган, хәзер “Скиф” командасы (Түбән Новгород)  уенчысы  Ландыш Фәләхова белән “Горный” спорт клубы (Санкт-Петербург) һөҗүмчесе Ал­су Рәхимова 2018-2019 елларда хатын-кызлар хоккей лигасы бронза призерлары, универсиада  чемпионнары булды. Камил абый белән Венера ханым (урыны җәннәттә булсын) бик тә булдыклы балалар тәрбияләп үстерделәр. Улы Илнур – озак еллар яшүсмерләр хоккей командасы тренеры. Уңышлары бихисап. Хәзерге  көндә Илнур Сабаның 3нче мәчете төзелеше өчен җавап бирә. Камил абый үзе җомга намазын калдырмый, мәчеткә  ашыга. “Өлкәннәр”  клубы утырышларын да  калдырмый, көн тәртибенә  куелган  һәр мәсьәләгә  карата үз  фикере бар аның. Гомер ничек яшәсәң дә уза. Мәгънәле үткәне матур. Камил   абый  да сәламәт булып, балаларын куандырып, оныклар игелеге   күреп, язган гомерен тынычлыкта кичерсен иде. Бездән теләк  шул.

Мәгъдәнур Гатауллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев