Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шәп яза Рөстәм

2010 елда "Мәгариф" нәшрияты татар һәм рус телләрендә "Балаларга багышланган гомер. Татарстан Республикасының педагоглар династияләре" ("Призвание, ставшее судьбой. Педагогические династии Республики Татарстан") дип исемләнгән китап чыгарды.

Анда Саба районыннан Гобәйдуллиннар, Җәләевлар, Нәҗметдиновлар, Сираҗиевлар, Хәмзиннар һәм Раковлар - барысы алты династия кертелгән. Гаилә династияләренең гомуми педагогик стажлары төрлечә. Ә менә иң күбе Раковларныкы - 650 ел! Нинди генә гыйбрәтле язмышлы вә зыялы кешеләр, гаиләләр юк алар арасында.

Алга таба сүзем гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Саҗидә апа Ракованың улы - Рөстәм Зарипов турында булыр. Дөрес, ул укытучылар династиясен дәвам итми. Башкарак юл белән китә. 1974 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан төзүче-инженерлар институтында белем ала, инженер белгечлегенә ия булып, үзебезнең районда һәм Мөслимдә төрле оешмаларда җаваплы вазифалар башкара. Ә инде 1990 елдан Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия-производство идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли, хәзер - техник күзәтү инженеры. Әмма ул кайда гына эшләмәсен, күпкырлы иҗаттан аерылмады.

Рөстәм беренче әдәби чирканчыкны үзебезнең "Җиңү байрагы" (хәзер "Саба таңнары") газетасы битләрендә ала. IV класста укыганда аның "Галләм маскасы" исемле шигыре СССР Язучылар берлеге әгъзасы, барыбызның да остазы булган Газиз ага Нәбиуллин фатихасы белән дөнья күрә. Ә инде Рөстәм Зариповның проза әсәрләренә килсәк, 1976 елда аның "Аууу!" исемле тәүге хикәясе "Идел" альманахында чыкты. Шул уңайдан тәнкыйтьче Наис Гәмбәрнең әтрафлы мәкаләсе "Татарстан яшьләре"ндә басылып, бик тә уңай бәя бирелде. Бу хикәяне танылган актер Равил Шәрәфиев Татарстан радиосыннан укыды. Р.Зариповның "Сабан туе" дип исемләнгән икенче әсәре шул ук затлы радиобыздан Празат ага Исәнбәт тарафыннан яңгыраганы да истә калган. Тора-бара якташыбызның "Алтылы чыбык", "Сине сөйдем, гүзәлем", "Тозлы яңгыр" кебек хикәяләре дөнья күрде. Бу зур булмаган язмамда аларны анализлау максат итеп куелмый. Чөнки андый күләмле мәкаләләр "Казан утлары" журналында, "Татарстан яшьләре", "Мәдәни Җомга", "Саба таңнары" газеталарында чыкты.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Тәлгат Нәҗмиев,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев