Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тапшырылмаган хисләр

Килдебәк мәдәният йортында күптән көтелгән җырчыбыз Илсөя Бәдретдинова концертына билетлар бер ай алдан сатылып беткән иде. Илсөя дә тамашачы ышанычын аклады: бик матур эчтәлекле чыгышында Россиянең безнең республикага карашы һәм тел мәсьәләсе чагылыш тапты.

Мин үзем дә тамашага әз генә булса да юнәлеш бирергә әзерләнеп килгән идем, әмма үз сүземне әйтә алмый калдым. Шуңа күрә әйтәсе сүземне үзгәртми генә халыкка һәм Илсөянең үзенә җиткерәсем килә. Дөресен әйтергә кирәк, һәр милләтнең үзенең горурланырдай шәхесе бар! Урыс милләтендә алар Пушкин белән Высоцкий булса, безнең Татар халкының үз мактанычы – Габдулла Тукай белән Илсөя Бәдретдинова дигән кызыбыз бар! Илсөя ханым турында кыскача гына әйтеп киткәндә, мин аны умарта корты белән тиңләр идем. Ул да шул бәләкәй бөҗәк кебек уңган, булган һәм тырыш. Умарта кортын да бит Раббыбыз шундый камил итеп яраткан – аның эчендә капма-каршы булган ике төрле матдә бар! Берсе адәмне үтерерлек "агу" булса, икенчесе, хәлсез яткан авыруны да аякка бастыра алырлык шифалы нектар – бал! Менә безнең Илсөябез дә шундый ук! Ул да бит җырлары аша горур халкыбызны аякка бастыра ала! Теләсә җырлары аша гамьсез басып торган зур ил түрәсен дә аягыннан ега ала! Озын сүзнең кыскасы, Илсөя сеңлем, гел шулай самими булып кал. Иҗат чишмәләрең саекмасын, "йолдызлык" чире йокмасын, алга таба һаман да шулай башыңны югары күтәреп, яңа үрләр яуларга язсын!

Габделфәрт Хафизов.

Килдебәк авылы.

Фото: инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев