Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

УКУЧЫЛАРЫМ УҢЫШЫНА КУАНАМ

Кайсы гына укытучы сәләтле, тәртипле, тырыш, кыскасы, бар яктан да камил укучылар турында хыялланмый икән?!

Андыйлар белән эшләүнең ни дәрәҗәдә кызыклы һәм рәхәт икәнлеген әлеге бәхетне татып караган мөгаллим яисә мөгаллимә үзе генә белә, әлбәттә. (Укытучының хез­мәтен бәяләүдә төр­ле бәйге нәтиҗәләре иң мөһим роль уйнаган бер дәвердә, бигрәк тә.) Аллага шөкер, үсеп килүче буынга дистә елдан артык ана теле укыту чорында, миңа әлеге бәхет шактый елмайды. Сыйныф җитәкчесе буларак та бик бәхетле мөгаллимә мин. Уку алдынгылары да, спортчылар да, җыр-моңга гашыйклар да, оста биючеләр дә үзебездә. Мәктәптәге төрле чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда актив катнашалар, иҗат бәйгеләрендә үз көчләрен сыныйлар. Әнә шулар арасындагы иң актив укучыларым - бертуган Газизоваларга аерым тукталып үтәсем килә. Илзирә - 11нче, Гөлнәзирә 7нче сыйныфта белем алалар. Икесе дә уку алдынгылары, район олимпиадалары җиңүчеләре, сәнгать осталары. Илзирә берничә ел рәттән район балалар думасының спикеры. Әлеге зур җаваплылык таләп итә торган вазыйфага сайлануы да аның тырыш, булдыклы булуы турында сөйли. Дума җитәкчесе буларак Илзирә очрашуларда, җыелышларда чыгышлар ясый. Укучым бу эшләрне яратып башкара. Төрле газета-журналларга мәкаләләр язарга да, мәктәбебезнең "Мәктәп авазы" исемле электрон газетасын үз вакытында чыгарып барырга да өлгерә, үзе - рәссам да. Сеңлесе Гөлнәзирә дә апасыннан калышмый: шигырьләр яза, кул эшләренә оста. Газизовалар район һәм рес­публика күләмендәге бәйгеләрдә бик теләп катнашалар һәм җиңү­ләр яулыйлар. Чит ил­ләр катнашындагы интернет-күргәзмәләрдән дә читтә калмыйлар. Икесе дә спорт белән шөгыльләнергә вакыт табалар. Илзирә каратэ, Гөлнәзирә җиңел атлетика белән мавыга. Акыллы, сәләтле һәм бик тырыш булулары өстенә алар җиңел аралашучан һәм бик кешелекле балалар. Шуңа күрә, дуслары да күп. Мин аларның укытучысы булуым белән горурланам, тырышлыкларына сокланам, шундый тәртипле укучылар белән эшләргә насыйп булганына шатланам.

Ләйсән Гайнуллина,

кадет-интернат мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев