Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ярдәмгә килделәр

Кайвакыт табигать тә гел уң гына килеп тормый, төрле яктан сыный. Яз көне бәрәңге базыбызга һәм өй астына бер төн эчендә кар суы бәреп керде.

Иң аянычы: чәчүлек орлыкка дигән бәрәңге дә су астында калды. Ишек алдына алып чыгып, чис­тартып карасак та, яраксыз иде инде. Аллаһның рәхмәте киң, шулвакыт капкадан "Росгосстрах" иминият җәмгыяте агенты булып эшләүче авылдашыбыз Илсөяр Фәхриева керде. Ул йорт-җиребезне ел саен үз вакытында иминиятләштерүче буларак, иминиятләштерү җәмгыяте җитәкчеләре янына барырга киңәш итте.

"Росгосстрах" иминиятләштерү җәмгыятенең Саба агентлыгы җитәкчесе Зөлфирә Иксанова гозеремне игътибар белән тыңлагач: "Мондый очракларда без үз клиентларыбызга һәрвакыт ярдәмгә киләбез",- дип куандырды һәм безгә килгән зыянны каплауда ярдәм иттеләр.

Гөлҗәүһәр Нәгыймова.

Кызыл Мишә авылы.

Күптән түгел машинабызга зыян килде. Чарасызлыктан "Росгосстрах" иминият җәмгыятенең Саба агентлыгына мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Аның директоры Зөлфирә Котдус кызы һәм башка хезмәткәрләр үзләренең эшләрен читкә куеп, игътибар белән гозеребезне тыңладылар, аннары барысын да тиешле итеп аңлаттылар. Бәлага юлыккан кешегә җылы сүз дә кирәк. Йорт-җирне, транспортны иминиятләштерү беренче чиратта үзебез өчен файдалы. Моңа акча кызганмаска кирәк икән. Без моңа үзебез белән шундый күңелсез хәл килеп чыккач, тагын бер тапкыр инандык. Бу ышанычлы җәмгыять вәкилләренә киләчәктә дә игелекле эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Газизовлар гаиләсе.

Олы Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: росгосстрах