Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Яшебез 70тән узса да, барыбыз да биедек, күңел ачтык"

Саба аграр көллиятенә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә чакыру алгач, бик тә сөендек. Без ветераннарны мул әзерләнгән бәйрәм табыны каршы алды.

Көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов Өлкәннәр көне уңаеннан матур теләкләрен җиткерде. Студент егетләр Альберт Гүзәлов җитәкчелегендә күңелгә хуш килерлек концерт әзерләгәннәр иде. Бер-беребез белән хәл-әхвәл белешеп, көллияттә эшләгән, укыткан чакларны искә төшереп, күңелле итеп сөйләшеп утырдык. Картаямыни соң йөрәк маңгайлар сырланса да дигәндәй, яшебез 70тән узса да, барыбыз да биедек, күңел ачтык. Мул табыннан соң да, затлы ашамлыклар салынган күчтәнәч пакетлар өләшеп чыктылар әле.

Өлкәннәр көненең оешма-учреждениеләрдә зурлап билгеләп үтелүе турында кайгырткан Хөкүмәткә, олыгайган гомеребездә шундый ихтирам күрсәткән көллият җитәкчеләренә хөрмәтебез зур.

Көллият ветераннары исеменнән Гөлзар Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев