Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БЕЗНЕҢ САТУЧЫЛАР УҢГАН

Өлкән яшьтәге кеше көндәлек кирәк-яраклар өчен районга чыгып китә алмый. Шуңа күрә авыл кибетләреннән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.

Безнең Олы Нырты авылында халыкка өч кибет хезмәт күрсәтә. Шуның берсендә - Розалия белән Марсель Гәрәевлар сату итә. Алар һәрвакытта да ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар. Товарларын да гел яңартып торалар, нәрсә кирәк шул бар. Халык та бик теләп йөри. Гаиләләре дә үрнәк. Ике бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә югары уку йортында белем алалар.

Район кулланучылар җәмгыяте кибетендә исә Гүзәлия Шәмсетдинова халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Аның йөзенә иман нуры иңгән диярсең. Бу кибеттә дә товарларга өзеклек юк, кайтартылып тора. Эшмәкәр Альберт Зиннәтуллинның "Зиннәт" кибете дә яңа бинага күчеп, матур гына эшләп килә. Эченә керсәң үзеңне шәһәр кибетендә кебек хис итәсең. Сатучылары Гөлйөзем Шакирова белән Гөлнара Гәрәева тәмле сүзләре, якты йөзләре белән үзләренә тартып тора. Кыскасы, менә шундый уңган-булган безнең авыл сатучылары. Шуңа күрә кибетләргә дә гел барасы килеп тора.

Р.Нәбиуллина.

Олы Нырты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев