Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Картаюны белмәс Әлфинур

Дәһшәтле 1941 елның 1 октябрендә Олы Кибәче авылында искитәрлек вакыйга була: өч хатын дүрт бәби алып кайта.

Аларга Әлфинур, Рауза, Әминә һәм Мәдинә (соңгы икесе игезәкләр) дип исем кушалар. Ул елларның авырлыгын алар барысы да үз йөрәге аша кичерә. Кызларның берсенең дә әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Хәзерге көндә инде шулардан берсе - Әлфинур Гатиятуллина гына авылда исән-сау гомер итеп ята.

1941 елда кызлар туган көнне Әлфинур апаның әбисе Гайшәбикә бәбиләрен исән-сау тапкан өч хатын - килене Шәмсенурны, минем әбием Шәмсурыйны, күршесе Бибинур апаны мунча ягып кертә. Гайшәбикә - 1930 елда авылда репрессиягә эләккән бердәнбер хатын-кыз. Аның ире Гайнан бик тырыш, уңган кеше була. Умарта, тегермән тота. Ике ат-сыерлы нык хуҗалык алып бара. Ире вафат булгач, Гайшәбикә дүрт бала белән кала. Әмма хатынны НКВД органнары аяп тормый. Авыл куштаннары аның бар мал-мөлкәтен алып чыгып китә, ә бер усал айгырны тота алмыйлар. Икенче кергәндә Гайшәбикәнең үзенә атка йөгән киертергә, тырантаска җигәргә кушалар. Ул айгырны тотып, җигеп бирә дә, атны алып чыгып киткәндә ишегалдында егылып кала. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Люция Шәрәфиева,

Олы Кибәче авылы.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев