Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

КАЗ-ҮРДӘКЛЕ МУЛ ТАБЫН

Яз-җәй җитүгә, һәркем хуҗалыгында каз-үрдәк, тавык-чебеш үстерергә тырыша. Бу инде гаилә бюджетына өстәмә керем, мул табын билгесе генә түгел, үзенә күрә бер ямь дә!

Ишегалдыңда тере йомгак кебек сары чебиләр йөгерешкәндә үзе бер күңелле тормыш кайный. Аларның канат чыгарулары күңелгә тагын бер рәхәтлек өсти. Авыл кешесе җәйге чорын шулар арасында кайнашып үткәрә дисәм дә, ялгышмам. Ярый да, сатып алган кош-кортларың чирләп, үлеп, югалтулар алып килмәсә. Аллага шөкер, без бу яктан гел уңып торабыз. Без дигәнем Теләче районы Югары Мәтәскә авылында яшәүчеләр. Елның елында Саба инкубаторына килеп каз-үрдәк бәбкәләре, чебиләр сатып алабыз. Алланың рәхмәте белән ел да уңышлы килеп чыга. Сатып алган бер генә кош-кортыбыз да үлми, үсеп җитәләр. Инкубаторның директорыннан алып һәр эшчесенә кадәр итәгатьле, ачык йөзле. Әллә шуңа микән, кош-кортлары да әйбәт. Гел шундый сыйфатлы кош-кортлар чыгарсыннар дип телибез. Каз-үрдәк, чеби үстерү - уңышлы сәүдә генә түгел, сатып алучыларның төп ризыгы да.

Әлфия Гарипова.

Теләче районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев