Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кемнәр исән, кемнәр юк...

Шәхси архивымны барлаган вакытта моннан нәкъ 30 ел элек - 1982дә төшерелгән рәсем килеп чыкты.

Урта мәктәп стадионында СССР төзелүгә ел тулу уңаеннан уздырылган чара вакытында фотохәбәрчебез Рузбек Йосыпов төшергән булган аны. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын мактаулы пионер итеп тә алганнар икән ул тантанада. Муеннарына бәйләнгән кызыл галстуклар, кулларындагы кыр чәчәкләре бәйләмнәре шуны раслый.

Кемнәр соң алар мөхтәрәм ветераннар? Әхмәт Ногманов (сулдан), Гыйльмулла Әхмәдуллин, Нурания Ханова, Мәхмүт Яхин (Байлар Сабасыннан), ? (бу ханымны танып бетереп булмады), Ибраһим Хуҗин (Сатыш), Рәшидә Шәрифуллина (Байлар Сабасы), Миңнехан Асылов (Югары Саурыш), Сара Мөбарәкова, ? (ачыклый алмадым), Флера Мәҗитова (Байлар Сабасы), Хәлим Бариев (Үзтк), Разак Вафин (Шәмәрдән), Мәрьям Ситдиоква (Түбән Шытсу).

Әйе, сулар ага, еллар уза тора. Өлкән яшьтәгеләр әкренләп бакыйлыкка күчә. Бу рәсемдәге ветераннардан Әхмәт абый белән Рәшидә апа гына (таный алмаган ике ханымны исәпләмәгәндә) исән-сау яшәп торалар. Аларга тән сәламәтлеге һәм хәерле гомер, ә мәрхүм-мәрхүмәләрнең гүрләре нурлы, җаннарының тыныч булуын телик.

Тәлгат Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X