Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күршеләрдән уңдык

"Күршең үзеңнән яхшы булсын" дигән бик мәгънәле әйтем бар халыкта. Бу сүзләрнең хаклыгын тормыш үзе раслап тора.

Мин Шәмәрдәнгә 1995 елда Ташкент шәһәреннән күченеп кайттым. Дөресрәге, бистәдә яшәүче Габдулла Галимовка тормышка чыктым.Без бик матур гына гомер итә башладык, йортыбызга Коръән укытып, авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрдек. Габдулла мәчет карты булды, Аллаһ ризалыгы өчен җеназаларда катнашып, изге юлда йөрде. Әмма бүгенге көндә сәламәтлегебез нык какшады, яшебез дә олы: картыма-84, миңа 80 яшь тулды. Авыруыбыз көчәйгән вакытта ярдәмгә күршеләребез килә. Нурия, Наҗия, Марзия, Сәвия, Мәшүдә һәм дә улыбыз Әнвәр - зур ярдәмчебез һәм терәгебез. Аллаһы Тәгалә үзләренә дә игелек күрсәтсен, хаҗ кылган савапларын бирсен. Тормыш иткәндә күпне күрергә туры килде, рәнҗетүчеләр дә булмады түгел.Шуны онытмаска кирәк: бу дөньяда тузан бөртеге кадәр генә яхшылык эшләсәң, яки явызлык кылсаң, исән чакта әҗерен күрмичә китмәссең, диелә изге китапларда. Күрше хакын хаклап, башкаларга игелек кылып кына яшик, әй, адәм балалары.

Хәнифә Камолова.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күрше