Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Минем әти

Март аеның бер якшәмбесендә «Мәдәният дөньясы» тапшыруында «Бәхет төшенчәсен син ничек аңлыйсың?» дигән сорауга җавап эзләделәр.

Минем шунда бәхетле кеше әтием Фәнис шикелле була, дип бөтен көчемә кычкырасым килде. Ул армиягә алынгач, үлем сагалаган илдә - Әфганстанда 1 ел 7 ай шофер булып хезмәт иткән. Әтиемнең батырлыгы өчен «За боевые заслуги» медале белән бүләклиләр. Безнең бәхеткә, исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», - ди әтием. Гармунда уйный, җырлый, волейбол, футбол, хоккей белән «җенләнә», җиләк-җимеш үстерү буенча һәркемгә үз киңәшләрен бирә ала. Сеңлем беркөнне әтинең гармунда уйнаганын тыңлап утырды да: "Мин пианинода уйнарга өйрәнер идем. Мәктәптә уйнап карадым, укытучы абый, синдә сәләт бар, дип әйтте",- дип сөйләнә башлады. Әтинең сөенече йөзенә чыкты, берничә көннән, үзенең яраткан атын сатып, сеңлемә пианино алып та кайтты. «Атны икенчене дә алып була, бала теләге бер сүнсә, яңадан уяту читен булыр»,- ди әти. Сеңлем хәзер бик яхшы уйный, төрле конкурсларда катнашып җиңүләргә ирешә.

Әтием дә, әнием дә - Мәртеннекеләр. Бала чактан уйнап, бергә мәктәпкә барып үскәннәр. Хәзерге вакытта аларның әти-әниләре дә исән-саулар. Балаларының, оныкларынын шатлыкларына, сөенечләренә куанып яшиләр.

Рәзинә Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X