Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сагызны чәйнәмәвең яхшырак

Сагызны яратып чәйнәүчеләр байтак.

Ләкин аларның күбесе бу гадәтнең зарарлы икәнлеген белми. Телевизордан да аның файдалы яклары турында гына сөйлиләр. Балалар, рекламага ышанып, сагызны кесәләрендә даими йөртә. Без, кадет интернат-мәктәбенең VI"б" сыйныфында белем алучылар, укытучыбыз Рузилә Гыйлемхан кызы белән берлектә, сагызның составын өйрәндек һәм укучылар арасында анкета үткәрдек. Анкета нәтиҗәләре күрсәткәнчә, VI "а" һәм "б" сыйныфларындагы 44 укучының 22се сагызга күп очракта битараф икән, 4се - көне буе, 18е авыз чистарту өчен чәйни. Күбесе "Орбит" һәм "Дирол" сатып ала. Аларның составындагы сорбит, ксимилин, манит, мальтит дигән матдәләр эч авыртуын китереп чыгарырга мөмкин. Шулай укавыз куышлыгы ялкынсынулары булуы ихтимал. Әгәр кәгазендә Е171 саны бар икән, белеп торыгыз, элек Россиядә тыелган булган әлеге буягыч бавыр, бөер авырулары китереп чыгара ала. Ә теш кариесына башлангыч бирүче шикәр микъдары ягыннан сагызга тиңнәр юк. Хәтта сагызның нигезе итеп алынган латекс зыянсыз саналса да, әлегә тулысынча өйрәнелмәгән икән. Менә шуннан соң чәйнәп йөр син сагызны, зарарсыз дип. Тешләрне чистарту өчен кулланам дисәң дә, аның белән чагыштырганда щетка күпкә яхшырак.

Без барлык укучыларга, чәйнәгән очракта да (бары ашаганнан соң гына), сагызны авызда 4-5 минуттан артык тотмаска, шикәрсезен, ак төстәгесен кулланырга киңәш итәбез. Ә җәмәгать урыннарында лач-лоч сагыз чәйнәү гомумән килешми.

Кадет интернат-мәктәбенең VI"б" сыйнфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X