Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шатлык китергән хезмәт

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән, Планнар да күптән төзелгән. Ә ул һаман йокламаган, Төн йокысын нәрсә алган соң? Клара Булатова

Укытучының төн йокысын нәрсә алсын инде? Әлбәттә, үз сыйныфындагы балалар өчен борчылу һәм куану хисләре, үз балалары җылы юрган астында йоклаган кебек, аларның да сыеныр куышлы һәм, иң мөһиме, ата-ана назыннан мәхрүм ителмәгән булулары. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен бу аеруча мөһим фактор, чөнки бала олы тормыш юлына нәкъ менә беренче укытучысы күрсәткән юлдан аяк атлап китә. Язмам герое - Тимершык урта мәктәбендә 27 ел дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүче Нурзия Дәүлиеваны да 6 чыгарылыш балалары хәзер дә олылап искә алалар, күбесенең инде балалары "үз апаларында" белем ала.

Нурзия Мөхәммәтнуровна - үз гомерен балалар укытуга багышлаган фидакарь җаннарның берсе. Бу һөнәрне сайлавына нәрсә этәргеч булганын ул инде хәтерләми дә. Мәктәптә укыган вакытта үзе өчен ныклы карарга килә ул: мин укытучы булачакмын. Шушы хыялы аны, Тимершык сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенә алып килә. Тәүге хезмәт юлын ул Миңгәр башлангыч мәктәбендә башлый. 1978 елда туган авылы Тимершыкта балалар бакчасы ачылгач, шунда мөдир итеп билгеләнә. Ә инде 1985 елдан эш урыны берәү генә - Тимершык урта мәктәбе. Нәкъ шул елда ул кулына читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлау турында диплом да ала.

(Дәвамын гезета битләреннән укый аласыз)

Нәркиз Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурзия Дәүлиева

2
X