Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Табигать-ана гафу итмәс

Табигатьне яратмаган, аның урман-кырлары, елга-күлләренең гүзәллеге белән хозурланмаган кеше сирәктер.

Шуңа да адәм баласы кайгы-хәсрәт килгәндә дә, күңелен моң-сагыш басканда да табигатькә тартыла. Кошлар сайравын, яфракларның серле кыштырдавын тыңлап күңеленә тынычлык таба. Авыл җирендә яшәүчеләрне табигатьтән башка күз алдына да китереп булмый. Тик, шунысы гына күңелгә һич тынгы бирми, кайбер оятсыз җаннар табигать-анага зыян салырга, җир-сулыкларны да пычратырга тартынмыйлар.

Хәзер Сабабыз җәйге чорда гөлбакчаны хәтерләтә. Ә бит, урамнарны ямьләндерү өчен агачлар утырту, чәчәк түтәлләре ясау, чишмә-елгаларны чистарту районыбызда ансат кына бармады. Урамнарыбыз соңгы елларда утыртылган төрледән-төрле агачларга, декоратив куакларга, матур-матур чәчәк түтәлләренә, яшел газоннарга күмелеп бара. Чисталыкны саклау, тәртип булдыру максатыннан чүп савытлары, тукталышларга будкалар урнаштырыла. Элек Ленин бабай һәйкәленнән гайре карар җире булмаган Үзәк мәйдан үзгәрде дә куйды. Чакрым ярымлы җирдә хәтфәдәй яшел үләнле газоннар эшләнде, матур агачлар утыртылды. Ял итү өчен махсус эскәмияләр куелды. Җәй көннәрендә сырлап эшләнгән таш савытларда, түтәлләрдә чәчәкләр хуш ис бөркеп утырды. Үзәк мәйдан кешеләрнең иң яраткан урыны хәзер. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X