Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Татар теле – гүзәл тел

Хәзерге заманда һәр кеше берничә тел белергә тиеш. Мин үзем таҗик милләтеннән. Туган ягымнан Татарстанга күченеп кайткач, Саба гимназиясендә укый башладым. Бик тырышып рус, татар, инглиз телләрен өйрәндем.

Татар теле - гүзәл телләрнең берсе. Мин хәзер XI сыйныфта укыйм. Татар теле аша милләтнең милли бәй­рәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәндем. Татар теленең матурлыгын, байлыгын ачкан кеше - укытучым Хәлимә Нәҗипова булды. Ул V сыйныфтан алып, безгә татар теле һәм әдәбияты укыта. Мин хәзер татар телендә чиста сөйләшәм, дусларым белән бертигез аралашам. Укытучым ярдәме белән мин, таҗик кызы, татар теле буенча район олимпиадаларында катнашып, ел саен призлы урыннар алдым. Узган ел районыбызда 1нче урынны яулап, республика күләмендәге олимпиадада да катнаштым. Барысы өчен дә укытучым Хәлимә Сәхабетдиновнага рәхмәтлемен. Ул мине татар теленең гаҗәеп матурлыгына төшендереп кенә калмыйча, тормыш юлында кирәк булачак күп яхшылыкка, милләтләр дуслыгын бәяли белергә өйрәтте.

Манижа Камолова,

Саба гимназиясенең XI А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев