Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ТЕШ БЕТСӘ – КӨЧ КИМИ

Теш сызлауның нәрсә икәнлеген беләсезме сез? Юкмы? Алайса бик бәхетле кеше икәнсез. Мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми.

Әмма тешләрен саклау һәркемнең үзеннән тора. Ничек дисезме? Гадәттә тешебез сызлый башлагач, тишегенә анальгин куябыз яки авыртуны баса торган башка дару эчәбез. Соңыннан бу чаралар да файда итми башлагач, табибка күренергә мәҗбүр булабыз.

-Югыйсә вакытында килгән очракта тешне дәвалап, саклап калып була да бит. Әмма күп кеше организмында барлыкка килгән күпчелек авыруларның теш белән бәйле икәнлеген белеп бетерми. Юкка гына: "Теш бетсә, көч кими",- дип әйтелми. Елга ике тапкыр табибка күренгән очракта, кеше үзенең тешләрен саклый ала,- ди район теш дәвалау поликлиникасының 1нче категорияле табибы Айнур Дәүлиев.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Т.Мөхәммәдияров.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев