Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ветераннар оешмалы булдык

Яшең тулып, пенсиягә чыккач, иркенәеп ял итәргә керешәбез.

Ләкин күпмедер вакыт узгач, ниндидер ялгызлык сиздерә, үзенә бертөрле ямансу халәт барлыкка килә. Оешмалар үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләрнең активлыгын күтәрү максатында башлангыч ветераннар оешмалары булдырып дөрес эшлиләр. Шулай итеп, өлкәннәргә үзара аралашу, фикерләшү мөмкинлеге тудырыла. Дөрес, күп оешмалар, совет оештырмасалар да, үзләренең ветераннарын онытмыйлар. Аларның түгәрәк даталарын искә алалар, бәйрәмнәр белән тәбрикләп күңелләрен күтәрәләр. Бу яктан "Саба "Мелиорация" күчмә-механикалаштырылган колоннасы" җәмгыяте дә күпләргә үрнәк дияр идем. Җитәкчеләре Илдус Ислам улы ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышырга җай таба. Аңа өлкәннәр зур рәхмәтле.

Шулай ук үзем эшләгән район ветеринария берләшмәсендә дә ветераннарга игътибар зур. Оешма җитәкчесе А.Шакиров, хезмәт эшчәнлекләрендә проблемалар күп булса да, өлкәннәргә игътибар итәргә вакыт, җай таба. Өлкәннәр көннәрендә, мөмкинлек булганча, бүләк бирүне дә оештыра. Айрат Альфред улы әле шушы көннәрдә ветераннарны җыеп, берләшмә каршында башлангыч ветераннар оешмасы булдыру турында сөйләшергә дә җай тапты. Өлкәннәр кызыксынган һәм истәлекле урыннарга культуралы сәясәтләр оештыру турында сөйләштек. Ветераннар оешмасы рәисе итеп Рушания Хуҗина сайланды.

Олы кеше - солы төше, диләр. Аздан да күңел була. Шуңа да карамастан, кайбер оешмаларда 40ар ел эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә бәйрәмнәрдә котлау хаты җибәрергә дә мөмкинлек таба алмыйлар. Әйе, бар андый җитәкчеләр. Кешегә гомер ике бирелми. Өлкәннәргә игътибарлы булсак иде.

Харис Баһаветдинов,

ветеран-пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев