Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Ашка салырлык орлык алып кайтырга тырыша идек"

    Әссәламүгаләйкүм вә рахмә­тулла­һи вә бәракәтүһү газиз дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга хәерле гомерләр, сәламәтлек биреп, бала кайгылары күрмичә, әти-әниләребезнең догасын алырлык иттереп, матур, күркәм рәвештә яшәүләрен насыйп итсә иде. Бөек Ватан сугышында Җиңү көннәрен бәйрәм иткәндә, 21 июнь - немец илбасарлары газиз җиребезгә басып кергән Хәтер сәгатьләре якынлашкан чакта балачагым...

    Әссәламүгаләйкүм вә рахмә­тулла­һи вә бәракәтүһү газиз дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга хәерле гомерләр, сәламәтлек биреп, бала кайгылары күрмичә, әти-әниләребезнең догасын алырлык иттереп, матур, күркәм рәвештә яшәүләрен насыйп итсә иде.

    Бөек Ватан сугышында Җиңү көннәрен бәйрәм иткәндә, 21 июнь - немец илбасарлары газиз җиребезгә басып кергән Хәтер сәгатьләре якынлашкан чакта балачагым искә төшеп, йөрәкләрне телгәләп-телгәләп ала, җан тынычлыгым югала. Дөресен әйткәндә, безнең куанычлы яшьлегебез булмады, аны сугыш урлады. Илебезгә афәт килгәндә мин унбер яшьлек малай идем. Шуңа күрә сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкәмдә татырга туры килде. Әтием Зариф 1941 елгы игеннәрне җыйнап алу көннәре якынлашканда фронтка алынды. Алар авылдан егерме ике кеше кичкырын чыгып китте. Ул авыр мизгелләр бүгенгедәй хәтеремдә: кибет белән янәшә урнашкан амбар яныннан яуга китүчеләрне әниләр, авылдашлар, бала-чагалар озатып калдык. Әти артыннан аның бертуганнары Һади, Зиннәт, Нәгыйм абыйлар сугышка алынды. Фронттан Нәгыйм абый гына әйләнеп кайта алды. Шулай итеп, Латыйп бабайның өч улы туган илебезнең азатлыгы өчен газиз башларын салдылар. Әтием Зарифны да шул озатудан бүтән күрә алмадым. Атасыз, ятим бала буларак, "әти" сүзен авыз тутырып әйтергә тилмереп үстем һәм яшәдем. Гаилә башлыгы булмагач, әнием Зөһрәгә дә бик авырга туры килде. Кияргә киеме, ашарга ризык булмады. Сугышка киткәнче әти лабогрейкада эшләгән. Авыр һәм кирәкле хезмәт өчен дип, аңа көненә бер кило чамасы икмәк биреп баралар иде. Ярый әле, әти хакын көзгә кадәр дәвам иттеләр. Авыл баласы болай да эшкә иртә тартыла. Сигез яшьтә үк әни үзе белән колхоз басуына чүп утарга алып йөрде. Сугыш башында ук тай көтәргә алындым. Алар утызлап була иде. Вакытында ашату-эчертү төп таләп итеп куелды. Төнге көтүгә көндез эшләгән атлар да (ул вакытларда җир шулар белән эшкәртелә, ашлык кул белән урыла иде бит) кушыла. Әрәм-шәрәм, исраф ителүгә юл куелмады, сугыш чоры законнары бик каты булды. Атларны көтү урынына алып барганда, ашлыкны таптамасыннар өчен, берсенең койрыгына икенчесен бәйли идек. Көндез аларны урман буенда ашаттык, төнгә агачлар эченә кертә идек.

    Кыш көне дә ат карарга чакыралар иде. Камыт киертергә буй җитмәгәч, су мичкәсе өстенә басып җигә идек бахбайларны.

    (Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

    Тимербай Зарипов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: