19 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Көнчелек җирлегендә кулына пычак алган
Көнчелек җирлегендә кулына пычак алган 18 гыйнварда каршы төндә Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге дежур частена үзәк хастаханәгә тәнендә пычак ярасы булган ир-ат китерелүе турында хәбәр алына. Ул 1985 елгы Саба кешесе булып чыга. Кешегә авыр тән җәрәхәте ясауда шикләнелүчене озак эзләргә туры килми. Ул үзе полициягә хәбәр итеп,...
-
Сөрем газы белән унбиш кеше агуланган
Быел республикада сөрем газыннан зыян күрүчеләр артты. Яңа елга чыккач булган салкыннарда, ягъни 3-10 гыйнвар көннәрдә 15 кеше агуланды, шуның 7се -балалар. Күңелсез хәлнең берсе Түбән Кама районының Минкин авылында килеп чыкты. Көнкүреш газ миченең төзек булмавы аркасында үзләрен начар хис итә башлаган 8 кеше (өчесе балалар) ашыгыч медицина ярдәме...
-
"Ашка салырлык орлык алып кайтырга тырыша идек"
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү газиз дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга хәерле гомерләр, сәламәтлек биреп, бала кайгылары күрмичә, әти-әниләребезнең догасын алырлык иттереп, матур, күркәм рәвештә яшәүләрен насыйп итсә иде. Бөек Ватан сугышында Җиңү көннәрен бәйрәм иткәндә, 21 июнь - немец илбасарлары газиз җиребезгә басып кергән Хәтер сәгатьләре якынлашкан чакта балачагым...
-
Торак күзәтчелеге
Дәүләт торак күзәтчелеге - башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы - дәүләт контроленең Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (тел/факс (843) 236-91-44, E-Mail: tatgi@tatar.ru) тарафыннан тормышка ашырыла торган бер төре. Дәүләт контроле дәүләт хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, күпфатирлы йортлар белән идарә итүчеләр (идарәче компанияләр, Торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары һ.б.), шулай...
-
Көллият хоккейчылары барлык көндәшләрен жиңеп 1нче урынга чыккан
2014 ел ахырында "Нарат" боз сараеның 10 еллыгы уңаеннан район командалары арасында хоккей буенча турнир үткәрелде. Шекше, "Вымпел", Балтач, Норма, Кукмара, Аграр көллият командалары үзара көч сынашты. Көллият хоккейчылары барлык көндәшләрен жиңеп 1нче урынга чыктылар һәм кубокка ия булдылар. "Вымпел" командасы - 2нче, Шекше хоккейчылары Знче урынны алды.
-
Саба урманында “Polaris” кар чанасында корылган мылтык белән баручы тоткарланган
Яңа ел каникулларында Татарстан хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе хезмәткәрләре полиция, штаттан тыш инспекторлар белән берлектә законсыз ауның 22 очрагын кисәттеләр. Әйтик, 4 гыйнварда Саба урман хуҗалыгының аучылык биләмәсендә "Polaris" кар чанасында корылган мылтык белән баручы кеше тоткарланды һәм сунар кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
-
Бишесе дә малай
Быел район үзәк хастаханәсендә бәби табарга килгән биш әнинең барысы да малай тудырды. Беренче булып дөньяга килгән сабыйга Шәмәрдәндә яшәүче Әһлиуллиннар Айдар дип исем куштылар. "Хәзерге вакытта алтынчы балабыз булырга тора",- дип хәбәр иттеләр тудыру бүлегеннән. Моннан тыш Югары Симет авылында яшәүче Альфира Шәриева беренче баласын 3 гыйнварда Казан шәһәре...
-
Шәмәрдәндә булган юл-транспорт вакыйгасында җәрәхәтләнүчеләр бар
9 гыйнварда Шәмәрдәндә юл-транспорт вакыйгасы булды. 1990 елгы Явлаштау авылы кешесе Азин урамы буйлап "ЛАДА" автомобиле белән идарә иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, Лермонтов урамыннан, ягъни төп юлдан хәрәкәт иткән автомашинага килеп бәрелә. Нәтиҗәдә автомобильдәге 1963 елгы хатын-кыз һәм 55 яшьлек ир-ат пассажир тән җәрәхәтләре ала. Алар Шәмәрдән участок хастаханәсенә...