Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көнчелек җирлегендә кулына пычак алган

Көнчелек җирлегендә кулына пычак алган 18 гыйнварда каршы төндә Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге дежур частена үзәк хастаханәгә тәнендә пычак ярасы булган ир-ат китерелүе турында хәбәр алына. Ул 1985 елгы Саба кешесе булып чыга. Кешегә авыр тән җәрәхәте ясауда шикләнелүчене озак эзләргә туры килми. Ул үзе полициягә хәбәр итеп,...

Көнчелек җирлегендә кулына пычак алган

18 гыйнварда каршы төндә Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге дежур частена үзәк хастаханәгә тәнендә пычак ярасы булган ир-ат китерелүе турында хәбәр алына. Ул 1985 елгы Саба кешесе булып чыга. Кешегә авыр тән җәрәхәте ясауда шикләнелүчене озак эзләргә туры килми. Ул үзе полициягә хәбәр итеп, вакыйганың ничек булганын сөйләп бирә. Ачыкланганча, 18 гыйнвар кичендә зыян күрүче ул яшәгән хуҗалык биләмәсенә үзе килә һәм ике арада килеп чыккан низаг сугышуга барып җитә. Нәтиҗәдә 29 яшьлек ир-егет кулына пычак ала. "Хәзер аңа карата РФ Җинаять кодексының 111нче статьясы 1нче бүлеге (белә торып кешегә аның тормышы өчен куркыныч булган авыр зыян китерү) нигезендә җинаять эше кузгатылды", дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев