Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөрем газы белән унбиш кеше агуланган

Быел республикада сөрем газыннан зыян күрүчеләр артты. Яңа елга чыккач булган салкыннарда, ягъни 3-10 гыйнвар көннәрдә 15 кеше агуланды, шуның 7се -балалар. Күңелсез хәлнең берсе Түбән Кама районының Минкин авылында килеп чыкты. Көнкүреш газ миченең төзек булмавы аркасында үзләрен начар хис итә башлаган 8 кеше (өчесе балалар) ашыгыч медицина ярдәме...

Быел республикада сөрем газыннан зыян күрүчеләр артты. Яңа елга чыккач булган салкыннарда, ягъни 3-10 гыйнвар көннәрдә 15 кеше агуланды, шуның 7се -балалар. Күңелсез хәлнең берсе Түбән Кама районының Минкин авылында килеп чыкты. Көнкүреш газ миченең төзек булмавы аркасында үзләрен начар хис итә башлаган 8 кеше (өчесе балалар) ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшырыла. Соңыннан хәлләре яхшыра һәм дәваланудан баш тарталар.

Икенче бәхетсезлек очрагы Лаеш районының Усад авылында була: сөрем газы белән 3 кеше (икесе бала) агулана. Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәрелә. Агулану вентиляция каналының төзек булмавы аркасында көчле җилнең яну калдыкларын кабат төтен юлына куып төшерүдән килеп чыккан дип фараз ителә.

11 гыйнварда Зәй шәһәрендә дә газ приборының төзек булмавы аркасында бүлмәгә газ чыгып торудан 4 кеше (икесее балалар) агуланды.

Әлеге мисаллар сөрем газының кеше гомеренә янаучы иң мәкерле куркынычның берсе булуы турында сөйли. Кеше өйдә ягу мичләре дөрес эшләмәсә, мунча иртә томаланса, ябык гаражда автомобиль эшләп торса агуланырга мөмкин. Мич янганда һава җитмәсә дә, бүлмәгә сөрем газы җыйнала башлый. Ябык бинада берьюлы берничә кешенең үзен начар хис итә башлавы, ачык һавага чыккач хәле яхшыруы бүлмәгә сөрем газы таралуы турында сөйли.

Сөрем газы белән агуланучыны кичекмәстән саф һавага алып чыгарга, әгәр аны саф һавага алып чыгу мөмкинлеге булмаса, форточканы, ишекне ачарга, ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакырырга кирәк. Агуланучы сулыш алмаса, ясалма сулыш алдырыла һәм йөрәгенә массаж ясала. Сөрем газы белән агуланучыга ярдәм күрсәткәндә үзеңне дә сакларга кирәк. Агуланучыны тышка тизрәк алып чыгарга тырышыгыз һәм бу вакытта борыныгызны чылатылган кулъяулык яки марля белән каплагыз. Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен газ белән эшләү кагыйдәләрен төгәл үтик.

Айнур Галимуллин,

Саба һәм Теләче районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев