Саба таңнары

Атмагыз безне!

Ашкынып язларны көтәм, Язлар гына уйда гел. Инде илгә кайталардыр, Кыр казлары юлдадыр.

Калын кар катламы бетеп яз җиткәнне һәр кеше зарыгып көтте. Кайчан яз хәбәрчеләре - кара каргалар килер икән, дигән сорау күңелләрне борчыды. Ниһаять, кара каргалар, сыерчыклар да килде. Зәңгәр күк йөзендә "кыйгак-кыйгак, юллар ерак, исән-имин тордыгызмы?" дигән сыман кыр казларының моңлы тавышлары ишетелде. Бигрәк матур итеп тезелешеп очалар. Дәү әнием, аларны санамаска куша иде, санасаң буталалар, дигән сүзләре һәрвакыт күңелдә тора. Ләкин шул вакыт ату тавышлары яңгырады. Меңәр чакрым юл үтеп, арып-талчыгып, туган җирләрен сагынып кайтучы кыр казларын юк итәргә кайсының кулы күтәрелә икән? Аларны бары яратырга кирәк югыйсә. Шул казларны атучыларның һәр авылда исемнәрен дә беләләр. Ничек шулар башкаларның күзләренә карыйдыр? Аларны ничек җир күтәрә? Бер дә вөҗдан газабы кичерми микәнни соң алар?

Кош каргышы төшә бит ул. Күпме шул турыда әсәрләр укыйбыз. Хәтта шул әсәрләрне укыганда да күзгә яшьләр килә.Ялгыз калган кошларның моңлы тавышлары туң йөрәкләргә үтеп керми микәнни соң?! Нинди вәхши җаннарга әйләнеп барабыз соң без - кешеләр?

Энже Галиуллина,

Шэмэрдэн лицее тарих укытучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: