Саба таңнары

Беренче укытучым

Еллар үткән саен, кеше балачагына ешрак "кайта". Хәтер сандыгында сакланган күңел дәфтәренең меңләгән битләре арасыннан вакыт җиле белән иң кадерле булганнары ачылып-ачылып китә.

Анда исә сиңа иң самими һәм гыйззәтле хатирәләр, җылы, якты балачак хатирәләре... Беренче укытучым Сәүдә апа Юзеева (Гыймадиева) хакында булган аның үзе кебек нурлы, җылы сәхифәләр.

Ул безне тәүге мәртәбә укырга, санарга өйрәтте һәм шул рәвешле белем дөньясына беренче юлны ачып җибәрде. Беренче укытучы, укытучы апа, Сәүдә апа... Шул гомер эчендә "апа" дигән тәмле һәм дә иң матур сүзне без ничә мәртәбәләр әйткәнбездер, Сәүдә апаны үзебезнең бетмәс-төкәнмәс сорауларыбыз белән аптыратып бетергәнбездер - моңа математик саннар гына җитмәстер инде, мөгаен. Ул һәр соравыбызга җайлап кына, без авыл малайларына барып җитәрлек итеп аңлата, һәм без үз чиратыбызда аның җавапларын хәтер шүрлекләренә тезә барабыз.

Сәүдә апа өчен безнең күңелдә аерым бер бик кадерле урын бар, ул анда якты образ булып гомергә сакланачак. Баксаң, аның язмышы бер дә гади булмаган икән. Мин бу хакта ишетеп таң калдым, һәм беренче мөгаллимәмә карата тагын да көчлерәк соклану хисләре туды.

Сәүдә апа 1932 елның 13 гыйнварында Молотов (Пермь) өлкәсендә туа. Әтисе Миннәхмәт, әнисе Мәүлидә, бәхет эзләп, шул якларга килеп чыккак булалар. Кызлары тугач, туган якларына - Бондюг (Менделеевск) районы Тойгуҗа авылына кайтып төпләнәләр. 1942 елда әтисе сугышка китә һәм бер елдан соң Ватан өчен көрәштә һәлак була. Ярым ятимлек тормышы башлана. Ләкин кызның холкы нык, ул югалып кала торганнардан булмый, өстәвенә укыйсы килү теләге дә бик зур. Җәяүләп, авылдан 40 чакрым ераклыктагы Алабуга педагогия училищесына китә. Имтиханнарны уңышлы биреп, укырга кабул ителә. "Уку елларының авырлыклары күңелемнән мәңге китми, - дип искә төшерә укытучым. - Бер бүлмәдә 37 студент кыз бергә яшәдек, үзебез салам тутырып ясаган матрасларда йокладык, чират торып ашарга пешердек. Ул вакытта икмәк тә карточкага, аңа көн саен су буе чират торасы бар бит әле".

1952 елда, училищены бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кызны Саба районына эшкә билгелиләр. Сәүдә апа 2 чемодан - берсендә дәреслекләр, икенчесендә кием-салым, аңа мендәр дә бәйләнгән - белән ул эшкә билгеләнгән Мәртен авылына килеп төшә. Ул вакытта Мәртендә мәктәп яңа гына җиделлык итеп үзгәртелгән була, күрше Туктар, Тенеки авылларыннан да киләләр. Мәктәп директоры Җиһан Хәбирова яшь укытучыны шатланып каршылый, чөнки белемле укытучылар җитешми. Күп тә үтми, мәктәпнең алыштыргысыз һәм иң тәҗрибәле мөгаллиме булып таныла. Район укытучылары аның дәресләрендә булалар, уңай тәҗрибә белән танышалар.

Мәртен мәктәбе 1982 елда башлангыч мәктәп кенә калдырылгач, Сәүдә апа үзе укытучы, үзе директор булып 1987 елга кадәр укыта. Ни кызганыч, балалар азаю сәбәпле, шул елны моңа кадәр күп укучыларны тормышка әзерләп чыгаруда уңышларга ирешкән мәктәп бөтенләй ябыла.

Сәүдә апа бер урында 35 ел буе эшли. Әйтергә генә ансат: шул чорда күпме бала укырга-язарга өйрәнгән, тәртипле, тәүфыйклы булып, олы тормышка аяк баскан. Укучылары арасыннан күпме укытучылар, инженерлар, табиблар, җитәкче урыннарда эшләүче шәхесләр чыккан.

Укытучым зур тырышлыгы һәм уңганлыгы аркасында Мәртен халкы арасында олы абруй казана, тирән хөрмәт һәм ихтирам яулый. Ул үзе белән бергә эшләгән коллегаларына бик рәхмәтле, аларны тирән ихтирам белән искә ала. Мәктәпне җитәкләгән Җиһан Хәбирова, Рәүф Габдрахманов, Нурислам Насыйбуллин, Зөфәр Минһаҗев, Әнисә Фатыйхова, Венера Малова, Рөстәм Нигъмәтҗанов, укытучылар Фәлиянур Садыйкова, Кифая Исмәгыйлева, Зәйнәп Нигъмәтҗанова, Сылубикә Батталова, Габделхай Фатыйхов, Рафаэль Тимершәехов һәм башкалар белән дус-тату коллектив булып эшлиләр, зур уңышларга ирешәләр.

Сәүдә апа ире Хәким абый белән (вафат инде), иңгә-иң куеп, үрнәк гаилә булып яшәделәр. Игелекле гаиләдә үскән балалары, оныклары үзләре дә олы җанлы булулары белән аерылып торалар - бүгенге көндә әниләренең зур таянычлары. Беренче укытучымы аныкы кебек үк җылы, мөлаем тавыш белән: "Рәхмәт Сезгә, Сәүдә апа! Мең яшәгез!"-диясе килә.

Х.Вакказов,

Кукмара районы "Байлангар авылы Р.И. Зарипов

исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе"

директоры, Татарстанның атказанган укытучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: