Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Берсе урманда өшеп үлде, икенчесе картлык көнендә телсез-авызсыз калды"

    Һәр елны өлкәннәр көнендә картлар йортында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләргә барабыз. Быел да күчтәнәчләребезне алып, җыр-биюләрне әзерләп килдек. Мөлаем гына йөзле, чигүле түбәтәй кигән бер бабай янәшәсенә килеп утырдым. Ни хәлләрең бар бабакай, кайсы яклардан килдегез?, - дим. Бабакай авыл исемен дә, монда кайчан килгәнен дә әйтте. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында авыл...

    Һәр елны өлкәннәр көнендә картлар йортында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләргә барабыз. Быел да күчтәнәчләребезне алып, җыр-биюләрне әзерләп килдек. Мөлаем гына йөзле, чигүле түбәтәй кигән бер бабай янәшәсенә килеп утырдым.

    • Ни хәлләрең бар бабакай, кайсы яклардан килдегез?, - дим.

    Бабакай авыл исемен дә, монда кайчан килгәнен дә әйтте. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында авыл исемен яза алмыйм. Сәбәпләрен алга таба үзегез дә аңларсыз. Шунысын әйтә алам, Сәләхетдин абый минем әнинең авылдашы булып чыкты. Балавакытта ул авылга еш кунакка йөргәнлектән, андагы халыкны бик яратып үстем. Шуңа да бу сөйләшүне үз бабаем белән аралашкан кебек тойдым. Бабайның яшел түбәтәе дә йөзенә килешеп тора, күз төбендәге җыерчыкларын да нурлы итеп күрсәтә кебек тоелды. Әмма бабайның сыекланган зәңгәр күзләрендә ниндидер сагыш, үкенү чаткылары күренде. Ярасына кагылудан куркып күп сорашмадым.

    • Шулай да, авылда нигездә кешеләрегез бармы соң, - дим.
    • Юк, беркемем дә, нигезебезгә мин монда килгәч, авылга Үзбәкстаннан күченеп кайткан гаиләне урнаштырганнар. Үзем риза булдым, гаиләм булмагач, калдырыр балаларым юк бит, - дип әйтеп куйды.
    • Син үзең кайсы авылдан соң?

    Туган авылымны, әниемнең аның авылдашы икәнлеген әйттем.

    • Исеме кем әниеңнең?
    • Галимә.

    - Кайсы Галимә?

    - Ник, Сабир бабайның кызы Галимә. Сабир бабай оныгы мин, Сәләхетдин абзый, - дим колагына иелеп.

    Бабай кисәк кенә башын читкә алды да, күземә туп-туры карап:

    - Сабир абый оныгы дисеңме, - диде әкрен генә. Соңгы авазларын әйткәндә бабай бер мизгел дә күзен алмады күземнән. - Ошагансың шул, ошагансың, - диде үз алдына пышылдап.

    - Кемгә, Сабир бабайгамы?, - дип сүземне дәвам итмәкче идем, картның кан басымы күтәрелдеме, утырган урындыгыннан шуып төште. Ул арада фельдшер килеп дару каптырды, урынына яткырды. Мин дә килгән иптәшләрем белән, күчтәнәчләребезне өләшеп өйгә кайтып киттек.

    Икенче көнне картлар йортындагы танышыма шалтыратып бабайның хәлен сораштым.

    - Төне буе саташып чыкты бабай. Ниндидер Хәйдәр белән саташты, аның кичерүен сорады. Минем катнашым юк, үзең дә беләсең, мин асмадым дип сөйләнде, - диде Гөлфия.

    Өлкәннәр көне узганга да хәйран вакыт узды. Әнинең туган авылыннан Ләмига апа кунакка килгән.

    • Бүген әниеңнең энесе Хәйдәрнең үлгәненә дә кырык ел балакаем, мөмкинлегең булса хәер биреп кайт, - диде. - И-и, гомерләр диген. Әбиеңне Сәлихә карчыкны әйтәм әле, ничекләр түзгән диген шул чакларда.

    Ләмига апа, кайчандыр әнием сөйләгән вакыйганы кабат искә төшереп алды.

    Хәйдәр абыйны - әнинең энесен уналты яшьлек чагында авылдагы берничә ир кыйнап, агачка асып куялар. Ул чакта 35-40 яшьтә булган ирләрнең яшь егеттә нинди ачуы булгандыр, билгесез. Әмма авыл кешесенең кайсы белән сөйләшсәң дә, шушы вакытка кадәр Хәйдәр абыйны кызганып, фаҗигада катнашкан ирләргә рәнҗеп сөйләделәр. Мин аларны кечкенә чагымда, әнигә ияреп кунакка барганда ишетеп үстем, хәзер үземә үк, шул кешеләрнең балалары, оныклары сөйли. Ул явыз кешеләрнең исемнәрен дә белмәдем. Шулай да бу юлы Ләмига ападан сорашасы иттем.

    - Бер дә юньле үлем белән китмәделәр, балакаем. Берсе урманда өшеп үлде, икенчесе картлык көнендә телсез-авызсыз калып, озак еллар урын өстендә ятып, тәннәре тишелеп агып ятты, су китерүче дә булмаган янына. Гел Хәйдәр исемен әйтеп саташкан диделәр. Берсе дә өйләнә дә алмады шул егетләрнең, кадерсез тормышта яшәделәр. Сәләхетдине картлар йортына китте. Нигезендә үзбәкләр яши хәзер...

    Менә бит, язмышның очраштырып торуы кайда икән. Картлар йортындагы Сәләхетдин бабайның Галимә кызы мин дигәч кәефе киткән иде. Ошаган шул, ошаган дип кабатлады бит. Мине кечкенә чагымда гел шул Хәйдәр абыйга ошаган дип сөяләр дә иде. Ул көнне дә Сәләхетдин абыйга язмыш үткәннен кабат исенә төшергәндер. Вөҗдан газабы кичерү авырдыр шул. Ялгышулардан Аллаһ үзе сакласын.

    Мәшүдә Сабирова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: