10 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
"Берсе урманда өшеп үлде, икенчесе картлык көнендә телсез-авызсыз калды"
Һәр елны өлкәннәр көнендә картлар йортында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләргә барабыз. Быел да күчтәнәчләребезне алып, җыр-биюләрне әзерләп килдек. Мөлаем гына йөзле, чигүле түбәтәй кигән бер бабай янәшәсенә килеп утырдым. Ни хәлләрең бар бабакай, кайсы яклардан килдегез?, - дим. Бабакай авыл исемен дә, монда кайчан килгәнен дә әйтте. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында авыл...
-
Салават туган көнен сәхнәдә үткәрә
Бүген - 10 гыйнварда Россиянең халык артисты, яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдинов үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан Татарстанның халык артисты 8-10 гыйнварда өч көн рәттән концерт куя. (Интертат.ру)
-
Питрәч районында ике машина бәрелешкән:корбаннар бар
Кичә Татарстанның Питрәч районында, ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, ике кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. 21 сәгать 40 минутта М-7 трассасының "Волга" - Кулаево - Питрәч юлында "Лада Приора" машинасы руле артында утырган 1988 елгы хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлек сайламый һәм буран булуын исәпкә алмый....
-
Һава торышы начараю сәбәпле,автомобиль йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә
Киләсе ялларда көтелгән карлы-буранлы һава торышы сәбәпле республиканың ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгып китмәскә киңәш итә. Юл шартларын кискен начарайтучы бураннар вакытында юлда булган автомобиль йөртүчеләренә исә ЮХИДИ идарәсе белгечләре саграк булырга, тизлекне арттырмаска, башка машиналарны узып китү белән бәйле маневрлардан сакланырга, иминлек каешларын эләктереп, 12 яшькәчә балаларны...