Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәч районында ике машина бәрелешкән:корбаннар бар

Кичә Татарстанның Питрәч районында, ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, ике кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. 21 сәгать 40 минутта М-7 трассасының "Волга" - Кулаево - Питрәч юлында "Лада Приора" машинасы руле артында утырган 1988 елгы хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлек сайламый һәм буран булуын исәпкә алмый....

Кичә Татарстанның Питрәч районында, ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, ике кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
21 сәгать 40 минутта М-7 трассасының "Волга" - Кулаево - Питрәч юлында "Лада Приора" машинасы руле артында утырган 1988 елгы хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлек сайламый һәм буран булуын исәпкә алмый. Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу нәтиҗәсендә, аның машинасы "Chevrolet Cruze" (машина руле артында 1970 елгы ир-ат була) һәм аның артыннан баручы "ВАЗ 2109" ( руль артында 1982 елгы ир-егет утырган) белән бәрелешә.
"Лада Приора"ның 1969 елгы пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә. Әлеге машина белән идарә иткән хатын-кыз һәм 2008 елгы пассажир төрле җәрәхәтләр ала һәм хастаханәгә озатыла. ("Татар-информ")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев