Саба таңнары

Чишмә яшәү чыганагы, сафлык билгесе, кадерле урын

Юлларым Саба якларга барып чыккан иде.. "Без бит табигать балалары!" Чишмә гомер- гомергә яшәү чыганагы, сафлык билгесе, кадерле урын саналган.

Шушы сүзләрне ишетеп үскәнгәме, кая гына барып чыксам да чишмәләрне күрмичә, суын эчеп карамыйча китми торган гадәтем бар . Бу юлы мин Саба районы Олы Кибәче авылына барып чыктым. Табигатьнең гүзәл урынына урнашкан авыл, кунакчыл хуҗадай, елмаеп тора кебек тоелды мина. Бу авылдагы яна танышым узенең авылын бик мактап сойли. Ә мин чишмәләре турында сорашам. Исеме җырларга күчкән Зөлхиҗҗэ чишмәсенә алып барырга булды ул мине. " Чишмәбез искиткеч, суы шундый тәмле, аны авылыбыздан чыккан шәхси эшмәкәр төзекләндерде" дип сөйли дә сөйли танышым. Күңелдэ кызыксыну көчле... Ерактан ук манаралап эшләнгән сап- сары чишмә бурасы күренә. Күңел җылысы биреп эшләнгән икәне әллә каян ук сизелеп тора. Тик якынрак килгәч, мин сүзсез калдым. Чишмэ тирәсен каз- урдәкләр чорнап алган, басып менә торган ташларын алып, казларга коену урыны ясаганнар. Алай гына да тугел, әйтерсең, халык ботен пычрагын чишмәгә килеп юа!!! Аптырашлы караш белэн танышыма карыйм?" Авылнын чал тарихын үзенең челтер суларына сеңдергән, кемнеңдер хезмәте кергән чишмәне шулай мәсхәрәләргә мөмкин?" Ә танышым исә" Кешенен мәгънәсезлеге өчен мин жавап бирә алмыйм" - дип иңнәрен сикертә. Ерактан сокланып килгән чишмәнең кадерсезләнүенә жаным әрнеп басып торам. Шул мизгелдә әбием сөйләгән бер тарих исемә төште. " Корылык еллар иде. Авылның чишмәсенең суы бетте. Бар халык Сәгыйдулланын коесы суга йори башлады. Иртүк барып , чират торып су алып кайтабыз. Ул елларда бит хәзерге кебек краннан гына алмыйсың суны. Малларга да,мунчага да көянтә- чиләк белән ташыйбыз. Яшь килен Суфия гына бер дә иртүк торып суга килергә яратмый. Йокы туйгач кына килә суга дип. Тик бер килә, ике килә. Моңа кое да су калмый. Ә бер көнне Суфия төн йокысын бүлеп, кое янына килә, тик суга дип түгел, ә үзенең явыз ниятен тормышка ашырырга уйлый. Аны- моны уйлап тормыйча, коега сумала агыза. Иртән килгән халык аптырап кала мондый вәхшилеккә. Бергәләшеп җыелып, коены чистарталар. Шушы кое бит инде аларны эчәр сулы итеп тора!Тик озакта утми Суфиянын тормышында кара полоса башлана. Ире фаҗигале төстә үлеп китә, әти- әнисе чирләп урын өстенә егыла. Әле алай гына да тугел, өйлэрендә тора, йоклый алмый башлыйлар- тынычлык кача. Авылдашлары коега сумала салучы кешенең Суфия икәнен анлыйлар. Аптырагач, Суфия авыру әти- әнисен ияртеп читкә чыгып китэ . Анда киткәч тә язмышы аянычлы тәмамлана. Бер ялгыш адымы өчен ана бик кыйммэт түләргә туры килә".Шушы сүзләр исемә төште дә тетрәнеп киттем. Чишмәләрне, табигатьне кадерләп саклыйк, дуслар! Бер- беребезгә игътибарлы булыйк! Безнен уйламыйча эшләгән ялгышларны Табигать Анабыз кичермэс!

Гүзәл Шәмсетдинова

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: