Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Ичмасам атып үтерегез инде, болай тилмерткәнче...”

    Бер көнне Саба радиосы аша Сабай авылында яшәүче Зиннур Котдусов үзенең шахтада күргәннәрен сөйләде. Шуны тыңлаганда минем дә күңелемдә йөрәк өзгеч хатирәләрем яңарды.

    Минем әти сугышка кадәр 7-8 еллап (бәлки күбрәктер дә) Чиләбе өлкәсе Карабаш бистәсендә шахтада эшләгән. Сугыш башлангач, әни белән без-ике баласын авылга кайтарган. Авылда бәрәңге ашап булса да ачка үлмәсләр дигән. Миңа ул чакта -1 яшь, сеңлем Әминә 40 көнлек булган. Авылга буш өйгә кайтып төшкәнбез. Анда ягарга утын, утыртырга бәрәңге юк, икмәкне, онны әйтеп тә тормыйм инде. Әти колхозга ат карарга кергән. Әнинең сөйләгәннәре буенча, әти безгә ризык әзерләргә бер уч фураж алып кайта торган булган. Аны да күп алып булмый, чөнки атларга да кирәк, малны да ач тотарга ярамый бит. Тиздән әтигә сугышка повестка килгән. Шул ки­тү­дән әтиебездән бер хәбәр дә булмаган. Һәм 1943 елның 24 сентябрендә ул 2нче төркем инвалид булып авылга кайтып егылган. Кайвакыт шуны да уйлап куям, авылга кайтып төпләнергә кирәк булды микән безгә. Чөнки шәһәрдәге кешене барыбер ач итмәделәр, 200 грамм булса да ипи бирделәр. Авыл кешесе ачтан тилмерде. Әти шуны уйлап бетермәгән. Сугыштан кайткач үзен көн аралаш хәрби комиссариатка чакыртып тилмерттеләр. Тәмам азаплангач: "Ичмасам атып үтерегез инде, болай тилмерткәнче" дигәнен мин дә хәтерлим. Чир-сырхаулары белән Саба хастаханәсеннән кайтып та кермәде диярлек. 1951 елның 1 сентябрендә шунда үлеп тә китте. Сугышка Чиләбе шахтасыннан алынган булса, без дә шулай ачка тилмермәс идек.

    Язмыш дигәне төрле якка сибә шул адәм баласын...Бер танышым әйткән иде: авылны макта - шәһәрдә тор, дип. Бу бик дөреслеккә туры килә. Шулай бервакыт сугышта булганнарның кассадагы акчаларын кайтаралар икән дип, халык, пыр тузып, кирәкле документлар хәстәрли башлады. Мин дә кызыксынып киттем. Әмма хәрби комиссариат архивында әти турында бернинди мәгълүмат тапмадылар. Ни фронтка киткәне, ни кайтканы дигәндәй.... Сугышта бөтен сәламәтлеген җуйган кешенең исеме булмасын әле. Шулай булгач, аның атасыз ярты ятим калган балаларына хөкүмәттән нинди ярдәм көтәсең? Сугыштан качып-посып йөрүчеләр балда-майда яшәделәр, балалары да, хатыннары да ачтан газап чикмәделәр. Фронттан исән-имин кайтучыларны да хөкүмәт какмады. Ә минем сугышка кадәр үгез кебек таза гәүдәле, яу кырыннан ярты үлеп кайткан әтием шулай исемсез юкка чыкты. Дөньядагы гаделсезлеккә хәйраннар калам кайчак. Әмма аны үзгәртүе генә гади халыкның хәленнән килми шул.

    Мәдинә Каюмова.

    Сатыш авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: