18 октябрь 2013 яңалыклары
-
"Кешенең таланты олыгайгач та ачыла икән"
Быел Халыкара өлкәннәр көнен төрле елларда лаеклы ялга чыккан укытучылар белән Шәмәрдән лицеенда күңелле итеп билгеләп үттек. Чарага пенсиядәге барлык техник хезмәткәрләр дә чакырылган иде.
-
Саба икмәк комбинаты көн саен 180 ноктага 3 тоннага якын продукция озата
Октябрьнең өченче якшәмбесендә азык сәнәгате эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге тармак хезмәтчәннәре - без көндәлек кулланган ашамлыклар - сөт, ит, яшелчә, балык продуктлары җитештерүчеләр һәм, әлбәттә, икмәк пешерүчеләр. Аннан башка табын юк. Өстәлләр кайчак затлы сыйдан сыгылып торганда да, куллар ипигә үрелә. Беренче номерлы ризыгыбыз табынга куелсын өчен...
-
“Ичмасам атып үтерегез инде, болай тилмерткәнче...”
Бер көнне Саба радиосы аша Сабай авылында яшәүче Зиннур Котдусов үзенең шахтада күргәннәрен сөйләде. Шуны тыңлаганда минем дә күңелемдә йөрәк өзгеч хатирәләрем яңарды.
-
Сабада яшәүче Фәүзия Закирова унбиш еллап күркә тота торгач, аларның телләрен дә аңлый башлаган
Сабаның Тукай урамында яшәүче Фәүзия апаның күркәләрен балет биючеләренә охшатып кайттым мин. Иркен бакчага таралышканнар да нидер "гәпләшәләр" иде без кергәндә.
-
Җирле үзидарәләрдә халыкның мөрәҗәгатьләрен, үтенеч-гозерләрен тыңлыйлармы, әллә?..
Җирле үзидарәләрдә халыкның мөрәҗәгатьләре, үтенеч-гозерләре белән эшләүгә тиешле игътибар - хакимияткә ышанычны ныгыту чарасы. Әмма кайчак гозере булып килгән кеше белән күзгә-күз карап сөйләшүдән читләшәбез. Йомшак кәнәфиләргә утыргач, үзебезнең кем булуыбызны, кайдан килүебезне онытырга ярамый, билгеле. Район прокуратурасы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшереп, моны...
-
Транспорт чараларын йөртүчеләр җәяүлеләрне бар дип тә белмиләр: соңгы айларда гына 21 кешене машина таптаган
Транспорт чараларын йөртүчеләр җәяүлеләрне бар дип тә белмиләр. Агымдагы елның 9 аенда республикада турыдан-туры җәяүлеләр сукмагында машина бәреп китүдән 21 кешенең һәлак булуы шул хакта сөйли. Сентябрь аенда гына да "зебра"ларда 58 һәлакәт (былтыр -42) булган, нәтиҗәдә 2 кеше үлгән, 61е яраланган. Бу -статистика, ә күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт. ЮХИДИ идарәсе...
-
Сабаның яшь дзюдочылары Алабугадан зур җиңү белән кайтты
Дзюдо буенча Алабуга шәһәрендә үткәрелгән турнирда республикабыздан һәм күрше төбәкләрдән 15 команда вәкилләре чыгыш ясады. Саба балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Әмир Лотфуллин (32 кг.) әлеге ярышта - 2нче, Айназ Әһлиулллин (26 кг.) һәм Карина Ногманова (28 кг.) 3нче урыннарны алдылар (тренерлары Марат Шәрифҗанов, Наталия Кирсанова).
-
Игътибар: салым инспекциясе “Ачык ишекләр” көне үткәрә
Агымдагы елның 25-26 октябрь көннәрендә районара салым инспекциясе физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрәчәк. Әлеге акция кысаларында кешеләргә физик затлардан милек салымының исәпләнүе һәм түләү тәртибе, онлайн-сервислар, "Физик затларның шәхси кабинеты" турында консультацияләр биреләчәк. Гражданнарны "Ачык ишекләр" көнендә актив катнашырга (адресы: Байлар Сабасы, Тукай урамы, 12а, тел: 2-51-37, 2-51-85)...
-
"Голос" тапшыруы финалисты Эльмира Кәлимуллина Бигәнәй авылына корбан чалырга кайткан