Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба икмәк комбинаты көн саен 180 ноктага 3 тоннага якын продукция озата

Октябрьнең өченче якшәмбесендә азык сәнәгате эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге тармак хезмәтчәннәре - без көндәлек кулланган ашамлыклар - сөт, ит, яшелчә, балык продуктлары җитештерүчеләр һәм, әлбәттә, икмәк пешерүчеләр. Аннан башка табын юк. Өстәлләр кайчак затлы сыйдан сыгылып торганда да, куллар ипигә үрелә. Беренче номерлы ризыгыбыз табынга куелсын өчен...

Октябрьнең өченче якшәмбесендә азык сәнәгате эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге тармак хезмәтчәннәре - без көндәлек кулланган ашамлыклар - сөт, ит, яшелчә, балык продуктлары җитештерүчеләр һәм, әлбәттә, икмәк пешерүчеләр. Аннан башка табын юк. Өстәлләр кайчак затлы сыйдан сыгылып торганда да, куллар ипигә үрелә.

Беренче номерлы ризыгыбыз табынга куелсын өчен икмәк пешерүчеләргә күп көч куярга кирәк. Ашыгыч хезмәттә кизү торучылардан кала, бар кеше татлы йокыда вакытта алар хезмәттә була. Төнге сменада азык сәнәгатендә фәкать икмәк пешерүчеләр генә эшли торгандыр, мөгаен. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә иртәнгә инде кибетләргә яңа мичтән чыккан ипи-күмәч китерелә. Кулланучылар шулай тели, рус әйтмешли, "свежий" булсын, диләр. Икмәк комбинаты көн саен 180 ноктага барысы 3 тоннага якын әле суынып та бетмәгән продукция озата. Бу исемлектә балалар бакчалары, мәктәпләр дә бар. "Икмәк ташу машинасы ике-алты буханка ипи өчен Олыязга керә, Иштуганга барып килә. Бер эшмәкәр дә алай эшләмәс иде. Ә без учреждениеләрне икмәк белән һәрчак вакытында тәэмин итәбез",- ди комбинат директоры Эльмира Идрисова.

Хәзер мини-пекарнялар сатып алып, көйле генә эшләтеп җибәрү дә баш җитмәслек проблема түгел. Эшмәкәрләр лизинг-грант программасына да исәп тота ала. Кулланучыларга да продукция сайлау мөмкинлеге барлыкка килә. Кемгә нинди мичтә пешкәне кирәк. Һәрберсенең үз сатып алучысы бар. "Соңгы елларда, чыннан да, конкуренция көчле булды. Без аңа каршы түгел, Шулай да тикшерү узганнар белән эшлисе килә. Саба икмәге көндәшлеккә сәләтле булып кала. Кибетләрдә без пешергән продукцияне сатып алуга әйләнеп кайтучылар арта бара",- ди директор.

Шәхси эшмәкәрләрнең игътибарын җәмгыятьнең кадрлары да җәлеп итә кайчак. Үзләренә чакыралар. Әйе, биредә озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган азык сәнәгате осталары шактый. Әйтик, кондитер Фирүсә Сибгатуллина Шәмәрдәндә пекарня ябылгач, Сабага йөреп эшли. Өч хезмәттәше белән барып алалар, кайтарып куялар. Хезмәт стажы 35 елдан арта. "Пенсиягә тагын бер елым бар. Җибәрмәсәләр, эшләргә дә эшләргә әле исәп. Чөнки коллектив бик әйбәт, җитәкчебез дә таләпчән. Мин үзем пирог­лар пешерергә бик яратам. Өемдә дә көннәр буе кухнядан чыкмыйм кайчак",- ди ул.

Фирүсә Сибгатуллина үз өендә дә пешерергә яратса, кайбер хатын-кызларыбызның мондый мәшәкатьләр белән бик кайнашасы килми икән хәзер. Әзер пирогларны, өчпочмакларны гына сатып алучылар күбәеп киткән. Димәк, җәмгыятьнең кулинария цехына эш арта дигән сүз. "Беркөнне Оет авылында яшәүче өлкән хатын-кызлар корттан пирог пешерергә заказ биргәннәр. Авылның кибетчесе дә бик уңган, халык белән эшли белә. Без ассортиментны әнә шулай иҗтыяҗны өйрәнеп, сорауга карап көйлибез. Соңгы вакытта сатуга 200 граммлы булкалар чыгара башладык. Инде ассортимент арта тора. Сыйфатка игътибар беренче планда",- ди Эльмира Идрисова.

Комбинатта 60тан артык кеше эшли. Цехларда утның сүнеп торганы юк. Икмәк пешерү сентябрь аеннан ике сменага гына калса да, бу әле төнлә эшләү бетте дигән сүз түгел. Аларга эштән еш кына урам утлары сүнгән, әле кабынмаган вакытта кайтырга туры килә. Әле сентябрь аенда гына сменадан кайтучылар каршына кап-караңгыда агачлар арасыннан бер ир-ат чыга да: "Син кем, төнлә нишләп йөрисең?" - дип сорый. Нишләп йөрсеннәр инде, эштән, синең тамагың тук булсынга, төне буе икмәк пешерүдән кайталар. Ярый да, теге хатын-кыз куркак­лардан булып чыкмый. Шулай да Сабада үзәк урам утларын иртәнге 4тән яна торган итеп көйләү зыян итмәс иде. Төнге сменалардан кайтучыларга яктырак һәм тынычрак булыр иде.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев