Килдебәкнең атаклы “докторы” Мәмдүхәтти
Безгә язалар
Ул бездән олыракларны да дәвалаган. Безнең буынны да зур бәлаләрдән коткарды. Аны Мәмдүхәтти дип йөртәләр иде. Безнең буын яланаяк йөреп үсте. Аякка сабантуенда һәм мәктәпкә барганда гына киелә. Ә аяк астына беркайда да мендәр түшәмәгәннәр. Теләсә кая бәрелеп, аяк бармагы еш тая-тартыла иде. Кызарып шешеп тә чыга. Авыртуына түзәр хәл юк. Менә шул вакытта әни тиз генә яулыкка 2-3 йомырка бәйләп бирә, йә 10-15 тиен акча тоттыра. “Бар тиз генә Мәмдүхәттигә. Миннән сәлам, үзеңнән рәхмәт әйтергә онытма”, – дип капкадан чыгарып җибәрә. Ярты сәгатьтән авызың ерылып өйгә кайтып керәсең. Аяк рәтләнгән.
Монысын Килдебәкнең һәр баласы кичергәндер. Минеке белән катырагы булды. Шомырт агачына менеп барганда егылып төшеп, кулым кәкрәеп, сәер рәвештә катып калды. Өйдә бер кеше дә юк. Кичкә кадәр елап утырдым. Эштән кайткач, әти мине (7 яшьлек кызны) күтәреп, Мәмдүхәттигә алып китте. Яп-якты өйгә килеп кердек. Өстәл янында өч егет ашап утыралар иде. “Кызым, болар комбайнчы абыйларың. Сабадан ашлык суктырырга килгәннәр. Кулыңны рәтлим, тик елама, яме. Абыйларың, Килдебәк кызлары елак, дип китмәсеннәр”, – диде авыл “докторы”. Аннары кер сабыны, бер тәлинкә җылымса су алып килде. Кулын сабынлый да, минем бармакларны әкрен генә уа, тарта. Авырту басыла. Шуннан соң әтигә ишек алдыннан юкә кабыгы кисеп алып керергә кушты. Аны икегә кисеп, кулымны бәйләп куйды. Ягъни шина салды. “Буыннарын утырттым, тайган урыннары бетте. Беләзектән ике сөяге дә сынган, күчкән иде. Турылап урнаштырдым. Иртәгә Сабага барып, гипслатып кайтыгыз инде”, – диде Мәмдүхәтти әтигә. Бардык хастаханәгә, карадылар. “Мәмдүхәтти әйткәч, дөрес була инде”,– дип гипс белән катырып та куйдылар. Кулны 8 августта сындырган идем, 21 көннән гипсны алдылар. Дөрес ялганган, бер чалыш җире дә юк иде. Күрәсез, Мәмдүхәтти рентген да, ортопед та, хирург та булган. Хикмәт бит.
Тагын бер вакыйганы языйм әле. Әти фермада эшли. Үгезләрне үлчәп, трактор арбасына менгерәләр. Иткә озатырга. Бер үгез үлчәүдән чыгаргач, арбага менәргә куйган басмага сикерә дә, әти өстенә килеп төшә. Эш туктала. Аңсыз калган әтине өйгә алып кайтып салдылар. Үлгән кеше кебек ята, селкенми дә. Ике сәгатьтән соң гына ыңгыраша башлады. Фельдшер Гөлчәчәк апа: ”Янбашы бик каты шешкән, ничек тә Сабага алып барырга кирәк”,– диде. “Үлсәм, өемдә үләм, анда бармыйм”,– диде әти. Әни иртүк безгә бүлеп бирелгән 2 гектар борчак җирен чабарга чыгып китә. Без әби белән өйдә. Берничә көннән әни: “Кызым, син дә бар әле. Пакуслар бик калын, тараткаларсың”,– диде. Кич эшне бетереп, кайтып киләбез. Кибет янында 4-5 ир-ат белән авыз ерып сөйләшеп торган әтине күреп шаккаттык. Үз күзебезгә үзебез ышанмыйбыз. Болай булган: Мәмдүхәтти кибеткә барган да, ачык түгеллеген күргәч, безгә кергән. Ыңгырашып яткан әтине күреп, һаман да шул сабын белән җылы суны кулына алган. Һәм бот төбеннән чыккан оча сөяген урынына утыртып та куйган. Нигә башта ук аңа әйтмәгәнгә озак үкендек әле.
Мәмдүхәтти күптән юк инде. Әмма кылган изге гамәлләре халык хәтерендә.
Әминә Усманова.
Иләбәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев