Күңел дигәнең аздан да була
Рәхмәт ишетүе рәхәт
Сабадагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән вакыт. Үземне район үзәге кешесе итеп, горурланып йөрим. Бервакыт 12нче Азин ПМКсы начальнигы Миннәхмәт абый Сабитов мине үзләренә эшкә чакыра гына бит. Ничә тапкыр килгәндер. Мелиораторлар оешмасының күтәрелеп килгән чагы. Йортлар төзелә, үз кибете дә бар. Инде балалар бакчасы да булырга тиеш икән. Чөнки декреттагы хатын-кызлар эшкә чыга алмый. “Сеңлем, кайт инде, сине бик яраталар, көтәләр”,– дип ялынды Миннәхмәт абый. Шулай итеп, 1979 елда Иләбәрдә балалар бакчасы мөдире булып эшли башладым. Бина барак тибында төзелгән, тиешле шартларга җавап бирми. Фирәүзия утын ягып ашарга пешерә, Мәйсәрә аның ярдәмчесе. Ә балалар саны 30дан да ким түгел иде. Ничек кенә булмасын, бакча үз ролен үтәде. Аналар, балаларын тәрбиячеләр кулына калдырып, эшкә чыга алды. Хәзер инде ул бина ике фатирлы йорт итеп үзгәртелде. Балалар исә 2020 елда ачылган һәм барлык уңайлыклары булган бакчага йөри. Өлкәннәр көненә кунак итеп чакырылгач, андагы иркенлекне күреп исем-акылым китте. Булса да булыр икән үзгәреш. Аерма җир белән күк арасы. Безне бик зурладылар, ә балалар осталыкларын күрсәттеләр. Тәрбиячеләр Энҗе Вахитова, Миләүшә Гайнетдинова олылар һәм кечеләр төркемнәрен өлкәннәр алдында чыгыш ясарга гел алкышларлык итеп әзерләгәннәр иде. Бакча мөдире Гөлнур Нәгыймова безне мәктәпкәчә учреждение тормышы белән таныштырды. Үзем дә буш кул белән килмәгән идем. Сүтеп җыела торган уенчыкларга бик сөенделәр балалар. Күңел дигәнең аздан да була бит. Өлкәннәр хөрмәткә аеруча эреп китүчән. Үсеп килүче буынны тәрбияләү эше дә куандырырлык.
Фәүзия Хәйруллина,
Эзмә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев