«Күзләрем күрсә, бәйләр, чигәр идем»
Сугыш чоры баласы Гөлҗихан Бәкер кызы Бакирова 1932 елның 23 мартында Татар Икшермәсе авылында туган. Бөек Ватан сугышы. Шушы өч сүз артында күпме күз яше, ятим сабыйлар, тол хатыннар, хәсрәтле аналар. Сугыштан кемнәрдер исән-имин килеш әйләнеп кайтты, алар белән бергә гаиләләргә бәхет, киләчәккә өмет кайтты. Ә хәбәрсез югалган, үлеп калган солдатларның гаиләләре?... Алар үзләренең газиз әтиләре, уллары, ирләре турында хәбәр ала алдылармы соң? Җаваплар төрле.
Без Икшермә кадет мәктәбе укучылары белән шушы сорауга җавап эзләп Татар Икшермәсендә яшәүче Гөлҗиһан әби Бакирова янына бардык. Ул сугыш чоры баласы, балачактан гарип калган. Гөлҗиһан әби үзенең балачагын еламыйча сөйли алмый. Сугышта хәбәрсез югалган әтисен ул бүген дә көтә. Әтисенең хәбәрен, әтисе белән бергә сугышта булган Нотфулла абый алып кайта.
“Әтидән дүрт-биш кенә хат алдык. Ул көннәрдә әти кайткан кебек була иде. Исән калган солдатлар кайта торды, без өметне өзмәдек, әтинең кайтуын көттек. Мин дүрт баладан бер үзем исән. Ходайга шөкер итеп, рәхмәт әйтеп әти-әниләргә дога кылам", – ди ул.
Әтисе Әбүбәкер Гобәйдуллин сугышның беренче көненнән үк яуга китә. Әнисе дүрт бала белән кала, колхозның бөтен эше хатын-кызлар, үсмер малайлар, яшь кызларга кала. Аягы гарип булса да, Гөлҗиһан әби дә әнисеннән бәйләргә өйрәнеп, куллары белән оекбашлар, бияләйләр, урындыкларга куела торган күптөрле киезләр бәйли. Тора-бара мендәр тышлары, төрле ашъяулыклар, тәрәзә пәрдәләре чигәргә дә өйрәнә.
“Күзләрем күрсә, кулларым оемаса, бүген дә бәйләр, чигәр идем. Исемә төшкән саен энә-җепләремне кулыма алып карыйм. 80 яшемә кадәр оекбашлар, бияләйләр бәйләдем, яшь чагымда шәлләр бәйләп сатып көн күрдек. Сеңелләрем кырдан алабута, каз үләннәре җыеп алып кайталар иде. Кар төшкәч, өшегән бәрәңге җыеп пешереп ашый идек. Аны ашап балалар күп үлде. Ипи күрмәдек, шикәр-конфетның нәрсә икәнен белмәдек. Ходай гомерне биргәч, исән калдык. Ул вакытта халыкның күңеле көр булды, без барыбыз да бер кайгы белән яши идек. Ә балалар сезгә сугыш чоры михнәтләрен күрергә язмасын!”– дип, Гөлҗиһан әби күз яшьләрен сөртә-сөртә безне озатып калды.
«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй, гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган кешеләргә игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
Ләйсән Гайсина, Байлар Сабасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев