3 декабрь 2021 яңалыклары
-
“Йөрәктән йөрәккә”
Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кул-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер караш яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар, шәфкатьлелек күрсәткәннәр. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк.
-
Яшь каләмчеләр – бездә кунакта
Мәктәп укучылары арасында яшь каләм ияләрен барлау, аларны ачыклау максатыннан «Каурый каләм» иҗат бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгегә юлланган язмаларның иң уңышлы дип табылганнары газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда да урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге кысаларында яшь иҗатчылар белән якыннан аралашу, тыгыз элемтә булдыру, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау максатыннан редакциябездә очрашулар да оештырыла. Бүген Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Шыңар, Эзмә, Шекше, Явлаштау мәктәпләре укучылары һәм укытучылары газетабызның эшчәнлеге белән таныштылар.
-
2 миллиона штук яиц продано на ярмарках в Казани
Здесь всегда можно найти свежее мясо, вкусную деревенскую сметану и разливное молоко, приобрести колбасные изделия, сыр, масло, яйца, овощи, мёд, сахар и другую фермерскую продукцию, произведенную нашими аграриями.
-
“Сабагаз” идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәткәрләре чираттагы практик өйрәнүләр үткәрделәр
“Сабагаз” идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәткәрләре чираттагы практик өйрәнүләр вакытында “Саба таңнары” редакциясенең котельныенда газ чыгуы турында алынган хәбәрне тикшерделәр.
-
“Кыңгырау” – номинант
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Фестиваль 2016 елдан бирле «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Номинантлар исемлегендә Сабаның “Кыңгырау” балалар бакчасы да бар. Коллектив фестивальдә “Өч кыз” спектакле белән (музыка белгече Алсу Галимуллина) катнашты.
-
«Күзләрем күрсә, бәйләр, чигәр идем»
Сугыш чоры баласы Гөлҗихан Бәкер кызы Бакирова 1932 елның 23 мартында Татар Икшермәсе авылында туган. Бөек Ватан сугышы. Шушы өч сүз артында күпме күз яше, ятим сабыйлар, тол хатыннар, хәсрәтле аналар. Сугыштан кемнәрдер исән-имин килеш әйләнеп кайтты, алар белән бергә гаиләләргә бәхет, киләчәккә өмет кайтты. Ә хәбәрсез югалган, үлеп калган солдатларның гаиләләре?... Алар үзләренең газиз әтиләре, уллары, ирләре турында хәбәр ала алдылармы соң? Җаваплар төрле.
-
Исемең билгесез, батырлыгың мәңгелек
Әхлак ягыннан караганда, яу кырында һәлак булган соңгы солдатны табып җирләмичә, сугыш бетмәгән булып санала. Ә өмет иң соңыннан үлә. Шуңа да толлар хәбәрсез югалган ирләрен, әниләр улларын гомерләренең соңгы көннәренәчә көттеләр. Бомба чокырына күмелеп, сазлыкка батып калганнар кайта алмаса да, сугышчыларның исемнәрен ачыкларга мөмкинлек бирүче документлар табыла тора. Әле Россия территориясендәге рәсми саны 31 меңннән артып киткән туганнар каберлегенә күмелгән 4 427 540 солдатның да яртысының гына исемнәре билгеле.
-
Татарстанга суык көннәр килә
Төнлә һава температурасы 3-8 градустан түбәнрәк, көндезге сәгатьләрдә +2дән -1 градуска кадәр була.
-
Явлаштау мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды
2 нче декабрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Саба районы мәдәният хезмәткәрләре: авыл мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханә, музыка мәктәбе, музей хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Гаяз Исхакыйның "Остазбикә" әсәре буенча "Изгелекнең бар сыйфаты сыйган, синең сабыр, олы йөрәккә" дигән күрсәтмә куелды һәм 32 ел дәвамында китапханәче булып эшләүче Галиева Тәгъзимә 55 яшь тулу уңаеннан "Җилдәй җитез гомер юллары" дигән портрет кичә узды.
-
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Яшәр өчен иртәгә, белергә кирәк бүген” дигән сәламәтлек сәгате уздырдылар
1 нче декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата ВИЧ инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Әлеге дата уңаеннан, Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Яшәр өчен иртәгә, белергә кирәк бүген” дигән исем астында сәламәтлек сәгате уздырдылар.
-
Билгесез солдатка – чәчәкләр
3 нче декабрь Россиядә 8 нче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. "Беркем дә, бернәрсә онытылмый!" Бу - Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Шул уңайдан бүген иртәнге 8 сәгатьтә Сабаның Билгесез солдат һәйкәле алдындагы Мәңгелек утка, әфганчы интернационалист сугышчылар батырлыгын мәңгеләштергән монументка район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкче Марат Ишниязов, бүлек, хәрби комиссариат, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре тере чәчәкләр салдылар, каһарманнар истәлеген бер минут тынлык белән баш иеп искә алдылар.
-
Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучылары һәм укучылары мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс уздырдылар
1 нче декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучылары һәм укучылары Кызыл Мишә авылында мәктәп-интернатындагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс уздырдылар.
-
Бүген Халыкара инвалидлар көне
Бүген кешеләрне шәфкатьлелектә, мәрхәмәтлелектә сынау көне. Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Кайберәүләр тарафыннан инвалидларга салкын, битараф караш караш күзәтелә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә 1 нче сыйныф укучыларын яшь музыкантлыкка кабул итү кичәсе үткәрелде
Традиция буенча, Саба балалар сәнгать мәктәбенең 1 нче чирек ахыры, 2 нче чирек башы 1 нче сыйныф укучыларын музыкантлыкка кабул итү бәйрәме белән истә кала. 2 нче декабрьдә нәкъ менә шундый бәйрәм булды. Чара вакытында беренче сыйныф укучылары үзләренең сәнгать мәктәбендә укырга лаек булуларын һәм музыкант исемен горур йөртүләрен расларга тиеш иделәр.