“Йөрәктән йөрәккә”
Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кул-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер караш яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар, шәфкатьлелек күрсәткәннәр. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк.
“Кеше, игелек эшләргә ашык!”
Фаяз Дунай.
Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм, минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Чөнки бары тик шәфкатьле кеше генә күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле була ала.
Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрьдә инвалидлар ункөнлеге үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр бара.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Андыйлар турында без әледән-әле мәктәп газета битләрендә язып торабыз. Мәсәлән, Рәмис Низамов шашка белән мавыга, турнирда катнашып призлы урыннар яулый. Ункөнлек уңаеннан Мичән төп мәктәбе укучылары Камил Сәйфетдинов янына кунакка киләләр.
Ул 2008 елның 25 мартында гаиләдә өченче бала булып туа. Ләкин аңа табиблар врачлар гаебе аркасында ДЦП диагнозы куела. Гаиләсе аны назга төреп, яратып яши. Аннан олырак апасы һәм абыйсы бар Камилнең, алар бергәләп уйныйлар, елаган вакыты булса юаталар. Аңа аеруча тәрбия һәм күз-колак булып тору кирәк. Кечкенәдән аны гади генә уенчыклар кызыктырмый, ә киресенчә, китап-журналлар актарырга ярата ул. Шунлыктан күпләр Камилгә китаплар алып килә. Хәзерге көндә Камилгә 13 яшь, әмма ул сөйләшә дә, йөри дә алмый. Атнага ике тапкыр Тимершык авылыннан укытучы килеп укытып китә, андый көннәрне аеруча ярата Камил, чөнки яңадан яңа китапларны күзли ул, гимнастика ясый.
Бүген без инвалидлыгы булган кешеләрнең казанышларына сокланабыз. Алар арасында талантлы кешеләр бик күп. Бу кешеләр үзләренең мөмкинлекләре чикләнмәвен раслыйлар һәм алар дөрестән дә чиксез! Иң мөһиме – үз максатыңа бару һәм, әлбәттә, берләшү. Янәшәбездә һәрвакыт ярдәм кулы сузарлык яхшы кешеләр табылачак. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Финә Сабирҗанова, Мичән төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев