Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучылары һәм укучылары мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс уздырдылар

1 нче декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучылары һәм укучылары Кызыл Мишә авылында мәктәп-интернатындагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс уздырдылар.

Рәсем сәнгате укытучылары Иванова М. И., Мифтахова Ф. И. һәм сәнгать бүлегенең 3 нче сыйныф укучысы Минһаҗева Н. күләмле кул эшләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс инвалид балаларның вак моторикасын (кул чукларын) үстерүгә юнәлдерелгән иде. Музыка бүлеге укучылары иҗат өчен аерым атмосфера тудырган музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар (укытучылары Харрасова Р.С. һәм Харрасова Л. А.). Балалар дәрес барышында бик тырышып эшләделәр, килеп чыккан кул эшләре аларга бик ошады. Интернат коллективы шундый мавыктыргыч чара өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев