Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Яшәр өчен иртәгә, белергә кирәк бүген” дигән сәламәтлек сәгате уздырдылар

1 нче декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата ВИЧ инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Әлеге дата уңаеннан, Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Яшәр өчен иртәгә, белергә кирәк бүген” дигән исем астында сәламәтлек сәгате уздырдылар.

Озак еллар медицина хезмәткәре булып эшләүче Котдусов Фәния чарада катнашучыларга әлеге чирнең килеп чыгышы, тискәре нәтиҗәләре турында аңлаешлы итеп сөйләде. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән дус булырга чакырды. Әлеге дата уңаеннан стенгазета чыгарылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев