Саба таңнары

Рәйсә апа, дия идек...

Әйе, без аңа барыбыз да якын итеп, олы хөрмәт белән “Рәйсә апа” дип мөрәҗәгать итә идек. Кызганыч, быелдан ул безнең арада булмаячак инде. Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева 1931 елның 10 декабрендә Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. Сигез яше тулгач, мәктәпкә бара, ләкин аңа тынычлап укырга мөмкин булмый. Бөек Ватан сугышы башлану белән, әтисе фронтка китә. Әниләре алты бала белән кала, яшәү өчен көрәш башлана. Черегән бәрәңге, алабута, кузгалак җыеп ашау - боларның барысы да эләгә аңа.

undefined

Саба мәктәбендә урта белем алгач, 1959 елда читтән торып КГПИның татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерләү бүлеген тәмамлый. Институтта укыган елларында Сатыш җидееллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, рәсем дәресләре укыта. 1956-1963 елларда район мәгариф бүлегендә педагогика кабинеты мөдире булып эшли. 1963-1993 елларда Саба урта мәктәбендә рус теле укыта, шул ук вакытта 12 ел дәвамында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара, мәктәпнең туган якны өйрәнү музеен оештыра.

Реклама

Республика мәдәният министрлыгы 1993 елның 12 маенда мәктәп музееның бер өлешен алып, Сабада “Туган як” музеен оештыру турында карар чыгара. Мөдире итеп Рәйсә апа билгеләнә һәм лаеклы ялга киткәнче (2007 ел, август) эшли. Ул үзенең бар көчен, белемен үзе оештырган район музее фондларын тулыландыру, баету өчен сарыф итте. Ул эшләгән елларда өч меңгә якын экспонат туплана. Ел саен музейда булучылар саны өч меңнән артып китә.

Рәйсә апа туган ягы­ның тарихын тирән­тенрәк өйрәнә башлый. Саба районының археологик, эпиграфик һәйкәлләрен барлый, төбәгебезнең хезмәт сөючән һөнәрчеләренең эшчәнлеге белән кызыксына. Сабаның күренекле шәхесләренең тормыш юлын өйрәнә. Ул үз эшен бик яратып, теләп башкарды. Еш кына эш тәҗрибәсе белән уртаклаша: радиодан чыгышлар ясый, республикакүләм конференцияләрдә район тарихын яктырта. Тирән эчтәлекле мәкаләләре өчен “Саба таңнары” газе­тасының Закир Йосыпов исемендәге премиясенә лаек булды. Яшь буынга ядкарь итеп калдыру өчен, моңарчы матбугат битләрендә басылган Саба районы тарихына бәйле кайбер материалларны “Музейларда – тарих эзләре” дигән китапта бастырып чыгаруны хез­мәттәшләре белән үзенең төп бурычы дип санады. Рәйсә апа без, тарих белән кызыксынучылар өчен, бәһаләп бетергесез тагын бер хәзинә калдырды: аның 1972 елдан языла башлаган “интервью” дәфтәрләре. Ул дәфтәрләрдә Саба районы тарихы, 200 дән артык сугыш, тыл ветераннарының ачы язмышы үзләре сөй­лә­гән­нәрдән чыгып язылган. Аның башкарган эш­ләренә Татарстан Мил­ли музее, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Саба районы җитәкчеләре дә югары бәя бирделәр. Аңа күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Хезмәт ветераны”, “Сугыш елларында фидакарь хезмәт өчен” , “ТАССР төзелүлә 100 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнде. Саба тарихын барлауга зур өлеш керткән Рәйсә Бәдретдин кызын онытырга хакыбыз юк.

Илдар Сафин. Юлбат авылы.

Редакциядән.Тарих язу, авылныкымы ул, районныкымы, бик авыр, четерекле, җаваплы эш. Күп хезмәт, вакыт сорый. Рәйсә Бәдретдин кызы шушы эшкә алынып, туган ягының үткәнен барлауга бар күңелен салды. Сиксәненче-туксанынчы елларда газетаның иң актив хәбәрчесе иде, “дәвамы киләсе санда” дип бирелгән күләмле язмаларын тарих белән кызыксынучылар һәрчак көтеп алды. Табыш-ачышларга юлыкса, кемнәрнеңдер язмышына ачыклык кертә алса, кичерешләрен иң элек редакция журналистлары белән уртаклаша торган иде. Бай мирас калдырды. Инде хәзер үзен сагынып сөйләргә калды. Онытмыйк Рәйсә апаны, каберенә эзне суытмыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: