15 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Рәйсә апа, дия идек...
Әйе, без аңа барыбыз да якын итеп, олы хөрмәт белән “Рәйсә апа” дип мөрәҗәгать итә идек. Кызганыч, быелдан ул безнең арада булмаячак инде. Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева 1931 елның 10 декабрендә Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. Сигез яше тулгач, мәктәпкә бара, ләкин аңа тынычлап укырга мөмкин булмый. Бөек Ватан сугышы башлану белән, әтисе фронтка китә. Әниләре алты бала белән кала, яшәү өчен көрәш башлана. Черегән бәрәңге, алабута, кузгалак җыеп ашау - боларның барысы да эләгә аңа.
-
Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр
Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.
-
Салкын – колакны тешли, битне чеметә: ничек өшемәскә турыда Татарстан табиблары сөйләде
Соңгы тәүлек эчендә табибларга Казанның ун кешесе туңып һәм өшеп мөрәҗәгать иткән. Күбесе - ир-атлар, күбесе аек булмаган, зыян күрүчеләр арасында бер бала - 11 яшьлек кыз да бар. Салкыннарны аяныч нәтиҗәләрсез генә ничек кичерергә, табибларга мөрәҗәгать итәргә вакыт җиткәнен ничек белергә – бу хакта "Татар-информ" репортажында.
-
КФУ профессоры: Татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә
Күпчелек татарлар телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.
-
Дуслар, фикердәшләр булдылар
“Саба таңнары” газетасының узган елгы 23 декабрь санында Шәмәрдән урта мәктәбендә озак еллар дәвамында директор вазифаларын башкарган Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзинның вафаты турында кайгынамә укыгач, күңелем тулып, кулга каләм алдым. Быел сигезенче дистәсен түгәрәклисе булган. Кайгынамәдә Шәүкәт Хәмзинның үз эшенең остасы, ярдәмчел булуы турында языла. Ул минем ирем Кави Байкиев белән бер чорда эшләде. Шул уңайдан күңелдә тирән эз калдырган, һич тә онытылмаслык бер көнне искә алыйм әле.
-
Прокуратура Казанда мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен ачыклый
Бала исән, хәзер аны табиблар тикшерә.
-
Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» бушлай курсына гаризалар кабул итәләр.
-
Бии беләсеңме?...
Газиз татар милләтебезне саклауда әдәбият, дин һәм гореф гадәтләребез белән беррәттән, сәнгати чараларның әһәмияте зур булуын, шәт, беркем дә инкяр итмәс. Республикабызда җыр жанрында иҗат итүче артистларыбыз артканнан-арта бара. Сыйфат ягын тәнкыйтьләүчеләр булса да, җырласыннар алар, йөрсен халык концертларга, ишетсен татар сүзен, татар көенең моңын. Шулай рухын баетсын.
-
Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз
Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.
-
Игелекле яңарыш булсын
Өченчекөн Олы Шыңарда шатлыклы тантана булды: авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Объект өч ай эчендә төзелде. Шулай итеп, районыбызда республика программасы нигезендә өченче административ башкарма комитет бинасы сафка басты. Барысын да җаваплылыгы чикләнгән “А.Таипов” җәмгыяте төзеде. Шыңарлыларны истәлекле вакыйга белән район башлыгы Рәис Миңнеханов котлады.
-
Татарстанда М7 трассасында өшегән ир белән хатынны коткарганнар
Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.
-
Татарстан нефть трейдерлары: Бензин бәяләрен берәү дә арттырырга җыенмый
Күпләп сату бәяләре артуга карамастан, ягулыкка ваклап сату бәяләре элеккечә кала.
-
Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә
«Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.
-
Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация темпы февральгә артачак
Республика февральгә алданрак язылганга караганда күбрәк доза вакцина ала алачак.
-
Уңышлы старт алынды
Районыбыз терлекчеләре 2021 елга уңышлы старт алдылар. Район хуҗалыкларында 14 гыйнварда сыерлардан тулай савым 221 тоннага җитте. Бу 2020 елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда 31 тоннага күбрәк, үсеш 16 процент тәшкил итә. Районыбыз сыер савучылары җитештерү арттыруда республика күләмендә дә иң яхшы күрсәткечкә ирештеләр. Сыерларның продуктлылыгы гыйнвар ае башына карата – 6 тоннага, бер көн эчендә (13 гыйнвар күрсәткече) 1000 килограммга артты.