Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игелекле яңарыш булсын

Өченчекөн Олы Шыңарда шатлыклы тантана булды: авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Объект өч ай эчендә төзелде. Шулай итеп, районыбызда республика программасы нигезендә өченче административ башкарма комитет бинасы сафка басты. Барысын да җаваплылыгы чикләнгән “А.Таипов” җәмгыяте төзеде. Шыңарлыларны истәлекле вакыйга белән район башлыгы Рәис Миңнеханов котлады.

undefined

“Ошыймы соң сезгә? Бик матур бина килеп чыккан бит, әйеме,– диде ул тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.– Белгәнегезчә, республикада территорияләрнең социаль үсешенә юнәлдерелгән 40тан артык программа тормышка ашырыла, шуның берсе – административ биналарны төзекләндерү. Олы Шыңарда да бу эш башкарылды. Җирле үзидарә җитәкчеләренә, халыкка уңайлылык тудырылды. Инде игелеге булсын. Рәхим итеп, файдасын күрегез”.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X